Акчарлак газетасы хәбәчесе Зинира һәм Ризат Рамазановлар белән әңгәмә корып: «Концерттан соң яныгызга килеп тәнкыйтьләүчеләр бармы?» дигән сорау биргән.
Ризат:
– Бар. “Тешләрең кәкре. Нишләп рәтләтмисең аны?” – диләр. Бу сүзләр бәгырьгә тиеп, бер ел элек стоматологиягә бардым. “Акыл тешен өстән дә, астан да алырга”, – ди табиб. Өч сәгать газапланды да: “Ала алмыйм, нерваңа тидем. Тизрәк хастаханәгә бар”, – дип җибәрде. Бер як яңагым бөтенләй сизми башлады. Ике атна хастаханәдә ятып чыктым. Шунда “Аллаһы Тәгалә мине шулай яраткан, үземә рәхәт икән, башка тимим”, – дип сүз бирдем. Кызыктырасы кешем юк, хатын янда. Тамашачы теше кәкре дип килми калмас әле.
– Сез хәзер Казанда яшисезме соң?
Ризат:
– Әйе, Совет районыннан кредитка бер бүлмәле фатир алдык. Әле 20 ел түлисе бар.
– Күз тигән вакытлар бармы? Ничек сакланасыз?
Зинира:
– Күз тию бар ул. Кызыл ачы борыч, булавкалар куябыз. Өйгә кайткач, салкын су белән юынабыз. Бөтен кеше дә яратам дип карамый бит. Өшкерә торган әбиләргә барып кайтабыз.
Ризат:
– Бозучылар да булгалады. Киемнәрдән энәләр дә таптым, кем икәнен дә беләм. Алла сакласын.
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 8 нче саныннан укый аласыз. Фото: клиптан скриншот