Тәнкыйть аркасында 27 яшендә чит илгә киткән Иделия Марс: «Әти-әниемә басым башланды»

-- Лэйсирэ

Майамида яшәүче татар җырчысы Иделия Марс Татарстанда иҗат иткән вакытта татар дөньясы тарафыннан тәнкыйтьләнүен, һәм бу аның чит илгә китәргә этәргеч булуы турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Музыка өлкәсендә эксперимент бик уңышлы булды – яшьләр минем якта иде. Әмма өлкән яшьтәгеләрдән бик каты тәнкыйть ишетергә туры килде. Әти-әниемә басым башланды. Янәсе, татар кызы өчен мин иркен кыланам, киемнәрем ачык. Моңа бик борчылдым һәм көннәрдән бер көнне бу туйдырды”, — диде Иделия Марс.

“Татар музыкасы бик консерватив: анда халык уен кораллары, милли мотивлар һәм биюләр бар. Минем яңалык алып киләсем килде, традицион тәртипкә көнбатыш агымын кертергә теләдем. Халык моны аңламаска да мөмкин иде, мин барыбер үземнекен эшләдем”, — диде ул.

“Шулчак миңа балачак хыялым искә төште, минем чит илгә күченеп китәсем килде. Мин анда бернинди тәнкыйтьләүсез иҗат белән шөгыльләнә алыр идем, анда миңа нәрсә кияргә, ничек җырларга икәнен өйрәтеп тормаслар иде дип уйладым”, — ди җырчы.

Иделия Марс үзенең 27 яшендә Америкага күченеп китүен кыю адым дип саный. “Мин Америкага күченеп китүемнән һәм шул илдә торуымнан, тормышымнан бик канәгать. Мин актриса һәм җырчы булып эшлим. Узган елда режиссер да булып карадым – кыска метражлы фильм төшердем”, — диде ул.

Фото: клиптан скриншот

Бәйле