Гөлназ Асаева Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре, беренче мәхәббәте турында әңгәмә бирә

-- Алина

Гөлназ Асаева “Туган тел” телеканалында чыгучы  “Күзгә күз карашып” тапшыруында шәхси тормышы һәм иҗатына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирде. Беренче мәхәббәте, Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре, үзенең ир-ат идеалы турында сөйләде.

– Гөлназ,  сине тырышып-тырышып үзең белмәгән дә дә кияүгә бирә башладылар. Үзең белмәгән егетләргә дә. Сине Ришат Төхвәтуллинга һәм Элвин Грейга кияүгә биреп, социаль челтәрләрдә дә бик нык сөйләделәр.  Аннары син  конкрет рәвештә халыкка  Ришат минем беренче мәхәббәтем дип бәян иттең.  Чынлап  шулай булдымы?

– Әйе, чынлап  шулай. Ришат белән аралашып йөри башлаганда миңа  15 кенә  яшь иде. Егетләр белән үзеңне ничек тотарга миңа Ришат өйрәтте дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул мине ничектер канатландырып торды. Беренчедән ул мине иҗатка канатландырды, икенчедән хатын-кызга хас булган әйберләрне әкрен генә, урап-урап өйрәтеп барды. Ә Радикка килгәндә, ул безнең пиар гына булды. Безнең арада андый- мондый мөнәсәбәтләр булмады. Бу пиар Радик ягыннан булды. Минем яктан бернинди пиар булмады. Мин аңа чын күңелемнән дус егет буларак карадым, ә алар өчен бу гап-гади пиар гына булды. Әмма минем Радикка да рәхмәт әйтәсем килә. Бер начарлыгы да тимәде. Бары тик мине яшьләргә танытты дип әйтсәм ялгыш булмас.

– Радикны яки Ришатны бүгенге көндә тормыш иптәшең итеп күз  алдыңа китерә аласыңмы?

–  Элвин Грейның тормыш иптәшем итеп һич тә күз алдына китерә алмыйм. Ә Ришатны чын дус дип әйтә алам.  Беренчедән безнең Ришат белән тәрбия бер, икенчедән тормышка караш һәм максатлар бер. Шуңа күрә тормыш иптәшем итеп күз алдына китерә аламдыр бәлки.

–Синең  ир-ат идеалың нинди?

– Беренчедән ышанычлы, икенчедән мине аңлаучан. Артист тормышын аңласын иде, көнләшмәсен иде. Мине яратсын, мине һәм минем гаиләмне хөрмәт итсен иде. Чөнки минем гаиләмне хөрмәт итмәсә, мине дә хөрмәт итми дигән сүз.  Нәселе яхшы, затлы булсын. Мин беренче чиратта нәселенә карыйм, әти-әнисенә карыйм. Бәлки бер-ике ел элек мин миңа бай, машинасы һәм фатиры булган егет кирәк дип җавап бирер идем. Ә бүгенге көндә мин нәселенә карыйм. Ниндидер максатлары, тырышлыгы бар икән, димәк бу ирдән кеше ясап була. Бергә тапкан мал кадерлерәк була. Ә берәр байга кияүгә чыксаң, ул бу синең әйберләрең түгел, синең монда ни катнашың бар, авызыңны яп та утыр диергә мөмкин.

Әгәр киресенчә булса?  Синең бөтен дәүләтең булып,  гап-гади егеткә, мәсәлән тролейбус йөртүче егеткә гашыйк булдың ди.  Гашыйк булдың һәм дөньяңны оныттың. Әти-әнисен дә уйламыйсың, нәселен күрмәслек булып гашыйк булдың.  Мөмкинме алай булырга?

–Юк. Бары тик акыл белән генә. Гашыйк булсам, акыл белән генә гашыйк булам.

 

 

Видеодан текстны Алинә Кадриева язды, Tatar-today//Туган тел телеканалы 


Бәйле