Әнвәр Нургалиев турында бер артист: “Күлмәк алыштырыр өчен генә чыга”

-- Гузель

//Tatar today// Эльвира Шакирова

Артист кеше белән концерт вакытында төрле кызыклы хәлләр булмый тормый. Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев яңа гына җырлый башлаган, сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган мәлдә булган хәлне искә алып, Tatar today белән уртаклашты.

Бервакыт Башкортстанда узган концертта берәү Әнвәр турында: “Бу кем соң?” — дип сораган. Шунда бер артист: “Күлмәк алыштыручы!” — дип җавап кайтарган. Монда соравыннан да бигрәк җавабы көтелмәгән һәм тапкыр булган! Билгеле, бу сүзләр Әнвәрнең үзенә килеп ирешкән.

“Болай булды ул. Сәхнәгә тәүге адымнар ясаган чагым. Кассир минем турында “Бу нинди артист?” дип сораган. Шунда бер артист “Ул без җырлаган арада күлмәк алыштырыр өчен генә чыга! Күлмәк алыштыручы!” дигән. Бу артистның кем икәнен әйтмим. Аңа карата бер үпкәм дә юк. Кайчан да булса “исеңдәме шул сүзләр?” диярмен әле. Ә менә “күлмәк алыштыручы” дигән сүзне ишеткәнем юк иде, шаккатым”, — диде Әнвәр.

Ул вакытта Әнвәр Нургалиев исеме танылмаган булса, хәзер ул Рәсәйнең төрле төбәкләрендә концертларын гөрләтә! Шунысы мөһим – кая барса да, артистның концертлары зур аншлаг белән уза. Бу көннәрдә Себер якларында узган концертларында да алма төшәрлек тә урын булмаган.

Бәйле