Казанда баланың башы баскыч култыксасына кысылып кала

-- Алина

Гадәттән тыш хәл кичә, 27 февраль, көндез  Казанның Журналистлар урамындагы йорт подъездын да  була. Сабыйга коткаручылар ярдәм итә.

Бер яшьлек бала  йорт подъездындагы баскыч култыксасының тимер рәшәткәләре арасына башын тыга һәм кысылып кала.  Әнисе баланың башын  чыгара алмый һәм коткаручыларны ярдәмгә чакыра.

Коткаручылар баланың башын тимер рәшәткә арасыннан чыгара һәм сабыйны әнисенә тапшырган , дип яза kazan.kp

 

 

 

Фото: novayagazeta-ug.ru

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий