Эльмира Кәлимуллинаның кияүдә булу-булмавын иҗатташ дуслары әйтеп салды

-- Гузель

//Tatar today//

27 февральдә «Татар-информ» агентлыгында Эльмира Кәлимуллинаның концертларына багышланган матбугат очрашуы узды. Монда сөйләшү барышында Эльмираның хезмәттәшләреннән: «Концерт оештыру процессына Эльмираның ире Евгений да кушылды», – дигән сүзләр яңгырады. Журналистлар Эльмирадан ире турында күбрәк белергә теләп, аңа сорау бирде, тик җырчы шәхси тормышы турында сөйләргә теләмәде. 

«Мин шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләмим. Бу минем принциаль позициям, – диде ул башта.

Бераздан: «Ирегез иҗат тормышыгызда катнашамы?» – дигән сорауга ул: «Без ирем белән киңәшләшеп эшлибез, әлбәттә», – дип җавап кайтарды Эльмира Кәлимуллина

Бәйле