«Бер тиен дә алмыйбыз». Ата-аналар комитеты артыгын кыланмыймы?

-- Лэйсирэ

Сорый белеп сорасаң, би­рүчесе тәкатьсез диләрме әле? Юк икән шул, әти-әниләр тәкатьсез булмас­ка өйрәнә башлаган. Мәктәпләрдә акча җыю­дан туйганнар, күрәсең. Казандагы бер ата, акча җыюдан башканы белмә­гән әти-әниләр комитетын оешкан җинаятьчел төр­кемгә тиңләргә кирәк, дип Дәүләт Думасына мө­рәҗәгать иткән. Мәктәпкә мондый комитетлар кирәкме?

Казанлы үз тәкъдимен сораштыру нәтиҗәләре бе­лән беркеткән. “ВКонтакте“ чел­тә­рендәге “Мәктәп­ләр­дә, бакчаларда мәҗбүри акча җыю­лар” төркемендә­геләр арасында, ата-аналар комитетын оешкан җи­наять­чел төркем дип атап буламы, дигән сораштыру уздырганнар. Анда 1 мең­ләп кеше катнашкан, шу­ларның 52 проценты бу фикерне хуплаган. Ә калганнары моның белән килешми. Акча җыюлар әти-әниләрне ике фронтка бүлә. Каршы кил­мәүчеләр, бәйрәмнәргә, бү­ләкләргә, каравыл хез­мә­тенә акча җыюларның, барысы да балалар хакына, дияргә ярата. Кесә ягы такыр булганнар исә, акча бирә алмасак, балаларны чит итмәгәйләре, дип борчыла. “Гадәттә, әти-әниләр комитетында чәчрәп чыга торган берничә әти-әни була. Алар яхшы булып кү­ренү өчен, барысын да эш­ләргә әзер. Калганнар шулар­ның җырын җырлыйбыз. Мәк­тәпләр хәйрия фондына әй­ләнеп бара”, – диләр.

– Нинди акча каеру турында сүз булырга мөмкин? Без бит балалар өчен тырышабыз. Безнең сыйныфта бер әни Яңа елга баласына бүләккә акча бирмәгән иде. Кыш бабай бүләк бир­мәгәч, баласы елады. Мондый әти-әниләрне аңлый алмыйм. Укытучыларга да әти-әни­нең хөрмәте кирәк, – дип язган берәү социаль чел­тәрдә. Аның фикерен икенчесе: “Алар бит аны үз ке­сәсенә җыймый. Яңа елга, чыгарылыш укучыларына җыялар”, – дип куәтләгән. Әти-әниләр комитеты акчаны әти-әниләрдән түгел, эш­мәкәрләрдән сораса, ко­митетларның дәрәҗәсе артыр иде, диючеләр дә бар.

Әти-әниләр комитетын җитәкләүче Рамил Хәбибулин көн-төн дими, мәктәп өчен чаба. Партаның шөребен борасы бармы, принтер ватылганмы, плакат ясатырга кирәкме – барысына да вакыт таба. Рамил фикеренчә, мәктәп белән әти-әниләр бердәм булганда гына уңышка ирешергә мөмкин. “Бергәләп табигатькә чыгабыз, кәгазь җыюда булышабыз. Акчаны мәҗбүри җыю дигән нәрсә юк. Авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрдән бер тиен дә алмыйбыз. Чаңгысын да, кинога билетын да, башкасын да бергәләшеп алып бирәбез”, – ди ул.

– Мәктәпнең тәрәзә пәрдәләрен юып, үтүклибез. Яз көнне чәчәкләр утыртабыз. Контроль эш вакытында уңайсыз хәлдә калмасыннар дип, каләмен, дәфтәрен алабыз. Кемдер онытырга да мөмкин бит, – ди әти-әниләр комитеты әгъзасы Гөлзадә.

Комитетлар кирәкме соң? “Хәзер әти-әниләрдән башка булмый. Алар бөтен җирдә дә актив. Бу эшне дөрес итеп оештыра, әти-әниләр белән сөйләшә белергә кирәк. Үз вазифасын аңламаганда, аны оештыруның файдасыннан мәшәкате күбрәк булачак. Мәҗбүриләп акча җыярга ярамый”, – ди педагогика фәннәре докторы Дания Әхмәтова.

Дәүләт Думасында да мәктәпләрдә акча җыюлар турында сөйләшкәннәр. Илнең күп кенә мәктәпләрендә ремонт, башкасы өчен акча җыярга туры килә. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов әйтүенчә, бу адымга әти-әниләр мәктәпләргә акча җитәрлек дәрәҗәдә бүлеп бирелмәгәнгә бара. Бер очрашуда башкала мәктәбе директоры, мәктәп сметалары буш, хуҗалык кирәк-яраклары өчен дәүләт тарафыннан бирелгән акча ике данә сабынга гына җитә дигән иде.

– Әти-әниләр комитетларының бурычы булып белем бирү эшчәнлеген камилләштерү, укучыларның дәрестән тыш ялын оештыру, туклану сыйфатын күзәтү, авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итү, һөнәр сайлауда булышу һәм башкалар тора. Әти-әниләрдән акча җыю тыела. Министрлык мәгариф идарәләренә әти-әниләр комитетларының бурычлары турында йөкләмә җибәрде. Әти-әниләр комитетлары арасындагы эшчәнлекне ныгыту өчен өченче ел “Тату сыйныф серләре” дигән бәйге оештырыла, – дип белдерделәр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.

(Сәрия Мифтахова/“Ватаным Татарстан”, /№ 29, 26.02.2019/)

Бәйле