Авыруны трактор чүмеченә салып чыгару көтелмәгән борылыш ала

-- Лэйсирэ

Татарстан Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин авыручы авылдашын шәхси трактор чүмечендә ашыгыч ярдәм машинасына озаткан фельдшерның кыюлыгын бәяләде. Медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Безнең халыкка хас кыюлык кеше гомерен саклап калды. Фельдшер югалып калмаган, шофердан ярдәм итүләрен сораган – боларның барысы да пациентны вакытында хастаханәгә илтергә һәм аңа ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән. Кызганыч, бу кешеләрнең хезмәте турында берәү дә сөйләми. Шул ук вакытта Апас районы башлыгы исеменнән фельдшерга рәхмәт белдерелде, бүләкләүне экскаватор йөртүчесен дә көтә», – дип сөйләде Галимова.

«Татар-информ» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклаганча, фельдшерның тапкырлыгын Апас районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин да билгеләп үткән. Киңәшмә вакытында ул медицина хезмәткәрен премия һәм чәчәкләр белән бүләкләгән.

«Татар-информ» элек Урта Биябаш авылында яшәүче 66 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булуын, ләкин медиклар машинасы кар салган юл аркасында аның йортына барып җитә алмавын хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, фельдшерларга ярдәм сорап трактор йөртүчегә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ә ул трактор чүмечендә авыруны табиблар машинасына чыгара.

Бу хәлдән соң Татарстан прокуратурасы юлларны кардан вакытында чистартмаган өчен авыл башлыгына җәза бирүне таләп итте.

Фото: пресс-служба Министерства здравоохранения РТ

Бәйле