Мартта ипигә бәя артачакмы? — Шәһри Казан

-- Лэйсирэ

Бәяләр арту, энергия, башка кирәк-яраклар өчен тотылган чыгымнар кыйммәтләнү, он – 35 процентка, чүпрә – 5 процентка, мәк – 38 процентка, май 18 процентка күтәрелү сәбәпле, 18 марттан ипи бәясен 10 процентка күтәрергә җыеналар. Социаль челтәрдә таралган Казанның 3нче икмәк заводы генераль директорының әлеге хаты халыкта борчу тудырды. Яңа елдан соң азык-төлек бәяләре болай да күтәрелгән иде югыйсә.

Дөрес, бу үзгәрешләр «Сельский» белән «Пшеничный» ипиләренә кагылмаячак, ди. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бу хатны кешенең фикерен белү өчен дә социаль челтәрдә таратырга мөмкиннәр. «2017 ел белән чагыштырганда, быел икмәк азрак булды. Бөртекле культурага бәя күтәрелү күзәтелде. Хәер, икмәккә хәзер дә бәяләр төрле: 19 сумлыгын, 140 сумлыгын да табарга була, һәркем үзе теләгәнен сайлый», – ди ул.

ИП «Голстян» җитештергән икмәк эшләнмәләре Казанның зур сәүдә үзәкләренә тарала. Икмәк пешерү оешмасының җитәкчесе Илсияр Йосыпова әйтүенчә, алар хәзер икмәкнең үз бәясе ничә сумга төшкәнен исәпләү белән мәшгуль. Нәтиҗәгә карап, марттан ипигә бәяне арттырыргамы-юкмы икәнен хәл итәчәкләр.

– Яңа елдан НДС артты. Нәтиҗәдә чүпрә, май, он, шикәр комы кыйммәтләнде, бензинга бәяләр артканга бер ел була, ә безнең бәяләрне үзгәрткәнебез юк иде әле. Уртача икмәк бездә – 19 сум. Дөрес, кибет киштәсенә килеп җиткәнче, 32 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кыскасы, икмәк җитештерүчеләр бәяне чарасызлыктан күтәрергә мәҗбүр булуы да бар, – ди Илсияр Йосыпова.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында исә бәяләр артмаячак дип ышандырдылар.

– Икмәкнең социаль төрләренә: «Сельский», Дарницкий», 1 сортлы ак ипигә бәяләр күтәрелмәчәк. Бу максатларда былтыр икмәк пешерү предприятиеләренә 38, 4 миллион сум субсидия бүленгән иде, быел да 41,1 миллион сум субсидия бирергә җыеналар, – дип аңлатты «ШК»га министрлыкның матбугат үзәге белгечләре.

Чыганак һәм фото: Шәһри Казан

Бәйле