Tatar Today порталы хуҗасы Рөстәм Исхакый Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлый [видео]

-- Гузель

ХӨРМӘТЛЕ ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ РӨСТӘМ НУРГАЛИ УЛ МИҢНЕХАНОВ!

ХӨРМӘТЛЕ ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ!

Сез дөньядагы татарларның, Татарстаныбызның президенты! Сезне хөрмәт итәбез, сәламәтлек, җан тынычлыгы, ир-ат бәхете, ата бәхете телибез!!!

Сезгә үз конституциябез булган Татарстан республикабыз өчен җаваплы ТАТАР ШӘХЕСЕ буларак тәнкыйть тә ишетергә туры килә, без дә кайвакыт Сезнең милли мәсьәләләрдә кыюрак адымнар ясавыгызны телибез, әйтәбез! Зинһар гафу итегез, әгәр эшкә караганда сүзебез күп китсә! Тәнкыйтьләү яки “Нигә болай булды соң бу?” дип язу ул Сезгә каршы килүебез түгел, ә хәлне уңай якка үзгәртү юлларын эзләү. Сезнең аша татар теле әйбәтрәк халыкка таралачак дип әйтергә теләү! Шуңа да безнең кебек үз көннәрен үзе күрүче, татарлар өчен эшләүче, татар телен күбрәк кулланырга, татарларның хокукларын якларга тырышкан, үзләре татар порталлары, сайтлары ачкан, татар гәҗит-журналлары ачып дөньяга таныткан шәхесләргә, безнең кебек журналистларга да игътибар итсәгез иде. Рәсми матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда без дә Сезгә теләк-сорауларыбызны бирә алсак иде!

2018 елга йомгак ясау очрашуында рәсми матбугат чараларына Сез Рөстәм әфәнде татар теленә бәйле шәп фикерләр әйттегез – “БАРСЫДА ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА. ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ – ҮЗЕҢНЕҢ ТАРИХЫҢНЫ, АТА-БАБАЛАРЫҢНЫ ХӨРМӘТ ИТМӘҮ. УЛ ДӨРЕС ӘЙБЕР ТҮГЕЛ! ЭШНЕ ҮЗЕБЕЗДӘН БАШЛАРГА КИРӘК!”дидегез. Шул сүзләрегезнең чынга ашыун, бөек, зирәк, батыр йөрәкле, халкының сулышын тоеп яшәүче, рухи һәм материал хәлен кайгырткан ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТ булып калуыгызны телибез! Дин кардәшебез, БРАТЫГЫЗ РАМЗАН КАДЫЙРОВ ӘЙТКӘНЧӘ, СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ТАТАРСТАН ЧӘЧӘК АТАЧАК! Аллаһ рәхмәте белән шулай булсын!

СЕЗНЕҢ ХЕЗМӘТЕГЕЗГӘ, АКТИВЛЫККА, 24 СӘГАТЬ ХӘРӘКӘТТӘ БУЛЫП ТАТАРСТАНЫБЫЗ ӨЧЕН ТЫРЫШУЫГЫЗГА БАШ ИЯМ! ИҢ ИХЛАС ТЕЛӘКЛӘР БЕЛӘН “ТАТАР ТУДЕЙ” ПОРТАЛЫ ХУҖАСЫ, ЖУРНАЛИСТ, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ, ХӘЙРИЯЧЕ РӨСТӘМ ИСХАКЫЙ!

Бәйле