Язучы Гөлнур Айзетуллова: «Гомерлек юлдашымның исән-сау булуында Рөстәм Нургалиевичның ярдәме зур булды»

-- Гузель

1 март — Илбашыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне!
Хөрмәтле президентыбыз турында 2011 елда поэма иҗат иткән идем. Язылу тарихы кызыклы гына.
Кая үреләсең, кемгә дисезме? Юк, үрелмим, әмма күңелемдәгене, дусларым, сезгә дә ачасым килә. Бу вакыйларга хәзер үзем дә аптырап карыйм.

2010 ел. Мин бик көчле авырдым. Микроинсульт, инфаркт кичердем. Палатада икәү. Төн уртасында палатадашымны хәле авыраю сәбәпле, реанимациягә күчерделәр. Мин әлегә бик авырлык белән булса да селкенәм, үз хаҗәтемне үзем үтәргә омтылам. Төнге сәгать бер. Төш күрәм. Палатаның пыяла ишегеннән миңа берәү бик текәлеп карап тора. Кулында ак конверт. Минем күзләремне ачканны күреп, миңа ак конвертны суза.
— Мин Рөстәмнең әтисе, Нургали абыең булам, сеңелем.
— Гафу итегез, Нургали агай, мин сезне белмим,кайсы Рөстәм?
— Син, сеңелем, Рөстәмне беләсең! Сиңа зур бүләкне кем тапшырды, мәктәп ишек төбендә кем такты күкрәгеңә медаль?
— Әәәә, ул Рөстәм мени?! Аны беләм, Нургали агай!
— Гафу итегез, мин бит йөри алмыйм әле, хәлем авыр… Сезнең янга да бара алмыйм.
— Кирәкми дә! Мин сиңа әманәт калдырам бу конвертта. Ишегеңә кыстырып… Торгач, укырсың!
— Аны нишләтергә, Нургали агай?
— Улыма тапшырырсың!
— Мине аның янына кертерләрме соң?
— Ә син аңа минем сүзем барып җитәрлек хәбәр яз!
… Мин уянып, караватта торып утырмакчы булам.»Нургали агай миңа ни әйтергә теләде икән?», дип уйланам. Хастаханәдән чыгуга, бу әманәтне җиткерергә көч бирүен сорап. Аллаһыма ялварам.
3 атна дигәндә, мин аякка бастым. Өстемдә — Нургали агаемның әманәте тора. Өйгә кайткан көнне үк күңелемә килгән беренче уйларымны кәгазьгә төшердем, беркаян, беркемнән берни сорамыйча, утырдым да яздым. Үзеннән-үзе сүзләре дә, фикерләре дә телемә килеп торды.

Поэмамны икенче көнне мәктәпкә алып барып, коллегаларыма укыдым. Ә иң кызыгы — ул көнне Рөстәм Нургалиевич Буага килде. Тормышның серле мизгелләре дими ни дисең моны?! Күңелем белән поэма басылган папканы Рөстәм Нургалиевичка тапшырырга да уйлаган идем дә, уемнан кире кайттым. Янындагылар аңламаслар кебек тоелды.

2012 елда «Өч мизгел» дигән китабымны чыгарырга туры килде. Поэма шул китабымда үз урынын алды.
2017 ел гаиләбезгә килгән авырлык күпере кабат президентыбызга барып тоташты. Бүген балаларыбызның яраткан әтисе, минем гомерлек юлдашым, иремнең исән-сау булуында Рөстәм Нургалиевичның да ярдәме зур булды.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезне туган көнегез белән гаиләбез исеменнән ихлас котлыйбыз. Ватандашларыгыз киләчәген кайгыртып яшәүче йөрәгегезгә сокланып, исәнлек, гаиләгезгә иминлек, бәхет телибез. Туган җиребездә шатланып эшләгез, һәркайсыбызга үрнәк булып яшәгез!

Тирән ихтирам хисләре белән Гөлнур һәм Азат Айзетулловлар.

Безнең теләкләргә балаларыбыз гаиләләре дә кушыла..Буа шәһәре.
«Урманчы улы» дигән поэмам Сезгә туган көн бүләге!

 

ВКонтакте: Гульнур Айзетуллова

Бәйле