«Мин сине ятларга калдырмам». ИлГәрәй гаиләсе белән елата торган клип төшергән [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә ИлГәрәйнең “Мин сине ятларга калдырмам” җырына яңа клибы дөнья күрде. Анда ИлГәрәй хатыны һәм кызлары белән төшкән. «Тормыш дулкыным Айгөл белән төшмәсәк, матур булмас дип уйладым. Кызларым Адилә дә, Камилә дә төштеләр», дип уртаклашкан җырчы Инстаграм битендә.

Әлеге клип күпләрнең күңеленә хуш килгән. «Бик матур булган. Елый-елый карадым. Рәхмәт Сезгә», «Кинодагы кебек. Бигрәк матурлар инде үзегез, балалар искиткеч, күз тимәсен», «Искиткеч җыр. Рәхәтләнеп еладым», дип фикерләр калдырганнар бу клипка карата.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий