Хәкимнең Казанда концерты ничек үткән? Гүзәлия Хәким белән әйткәләшәме? Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләре нинди? [видеотапшыру]

-- Гузель

//Татар тудей// Гүзәл Гыйбадуллина//

28 февральдә танылып килүче яшь җырчы Хәкимнең Казанда тәүге концерты үтте. Концерт татар җырчылары өчен гадәти булмаган форматта, “Шутка-бар” банкетлар залында оештырылды.

Әлеге концерттан Tatar Today порталы махсус видеотапшыру әзерләде. Бу язмада Хәкимнең сәхнә артында нинди булуы, аның продюсеры Гүзәлия фикерен, Хәкимнең Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләре, иҗаты турында башка яшь җырчыларның ни уйлавын ишетә аласыз.

Хәкимнең продюсеры Гүзәлиянең сүзләренә караганда, әлеге концерт Хәкимнең иҗаты белән таныштыру, нинди икәнен күрсәтү максаты белән оештырылган, шуңа күрә концертың исемен дә “Хәким”, дип атаганнар.

Концертны Хәким рус телендә алып барды. Сәхнә артында безгә татар телен ныклап өйрәнү өстендә эшләвен әйтте. “Мин татар телен яхшы беләм дип әйтә алмыйм, ләкин һәрвакыт баетырга омтылам. Татар телендә китаплар укыйм, сөйләшергә тырышам”, диде Хәким.

Хәким татар эстрадасыннан Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимовның җырларын белә, әмма күбрәк чит ил җырларына өстенлек бирә икән. Татар һәм урыс телләрендә генә җырлап калмыйча, чыгышы барышында инглиз телендә махсус аның өчен язылган җырны да тәкъдим итте.

Интервью барышында Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләренә дә ачыклык кертте. “Айгөл Рәхимова чибәр, мөлаем кыз. Миңа матур кызлар ошый, бу бик  яхшы”, дип белдерде Хәким.

Җырчының киләчәккә планнары зурдан. “Алга таба барырга минем өчен барысын да эшләгән гениаль продюсерым бар. Татар эстрадасындагы иҗатымны рус эстрадасы белән бергә алып барырга дигән уйлар да бар. Җырланы рус телендә дә, инглиз телендә дә язабыз”, дип уртаклашты Хәким.

Җырчының продюсеры Гүзәлия Хәким белән эшләү дәверендә күбрәк репертуарга кагылышлы мәсьәләләрдә бер-берсен аңламаган вакытлар булуын әйтте. “Бераз сүз көрәштереп алган чаклар була. Кайвакытта җырны алганда мин аңлап, кабул итеп бетерә алмыйм, ә Хәким: “Шәп җыр”, ди яки киресенчә, мин “Шәп җыр”, дим, ә ул: “Нәрсә инде бу?”, ди”, дип белдерде Гүзәлия.

Концертта татар эстардасының яшь җырчылары Айгөл Рәхимова, Лилия Хәйруллина, Миләүшә Сафина, Сөмбел Билалова, Ләйсән Басыйрова да бар иде.

Айгөл Рәхимова Хәким белән дуэт башкарса, Лилия Хәйруллина һәм Милүшә Сафина Хәкимнең иҗатын үз иткәнгә, чыгышын карарга килгән.

Хәким белән дуэт яздырырга Айгөл Рәхимова үзе тәкъдим иткән. “Минем концертыма язылган махсус җыр иде бу. Мин Гүзәлия һәм Хәким белән элемтәгә кереп, алардан рөхсәт сорадым. Халык бу җырны яхшы кабул итте, яратты”, диде Айгөл Рәхимова.

Хәким белән мөнәсәбәтләренә килгәндә, “Беренче чиратта, без иҗатташ дуслар, әлбәттә, без коллегалар. Менә шул”, дип белдерде җырчы.

Лилия Хәйруллина Хәким белән берничә ел таныш икән. “Хәким белән сөйләшүләре дә рәхәт. Безнең уртак тел бар. Аның белән дә, Гүзәлия белән дә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Музыкага, эстрадага каршаларыбыз бер. Хәкимне мин хөрмәт итәм, анда перспектива күрәм”, диде Лилия Хәйруллина.

Хәким белән дуэт яздырып, бергә чыгышлар ясарга да теләге бар Лилия Хәйруллинаның. “Мин эксперементларга һәрчак әзер. Хәким белән дуэт җырларга теләгем бар. Киләчәктә берәр җыр килеп чыкса, мин шат булыр идем. Ләкин бу җиңел эш түгел, без моңа бик җаваплы карыйбыз. Кирәкле җырны табу, стильләрне, тавшларны, җырлау манерасын  туры китерү кирәк. Киләчәктә булыр дип, ышанып калам. Андый артист белән эшләү, бәхет ул”, дип сөйләде Лилия Хәйруллина.

Миләүшә Сафинага да Хәкимнең иҗаты якын булып чыкты. “Җырлары гына түгел, сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырларны җиткерә белүе ошый”, диде. “Дуэт тәкъдим итсә, бик сөенеп, тиз ритмлы, энергияле берәр матур җыр башкарыр идем”, дип уртаклашты җырчы Миләүшә Сафина.

 

____________________________________________________________________________________

Видеотапшыруны Tatar Today иҗат төркеме әзерләде. Җитәкче – Рөстәм Исхакый, журналист Гүзәл Гыйбадуллина, видео Эльвира Гыйбадуллина

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! тел: 240-24-99 

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн)

 

Бәйле