Ландыш Нигъмәтҗанова: «Олы улы Ландышныкы түгел дигән, бик кызык мәгълүмат таралган»

-- Гузель

//Tatar today//

Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмында балалары белән йөкле чорындагы өч фото урнаштырып, үзенә килеп ирешкән кызыклы мәгълүмат белән уртаклашкан. Янәсе Ландышның олы улы Әнвәр үзенеке түгел дигән сүз таралган. Ландыш бу фикергә: «Үзем таптым! «Лично», дип җавап кайтарган.

«Бик кызыклы хатлар килә бит әле миңа, дөресрәге сораулар.
Әнвәр (олы улым) Ландышныкы түгел, бик кызык информация таралган.
Үзем таптым! «Лично»
— Беренче фото 2010 ел Әнвәр белән (6 ай)
— Икенчесе 2014 ел Ләйлә белән (5 ай)
— Өченчесе 2015 ел Гомәр белән (7 ай)»

Ландышның инстаграмдагы дуслары бу вәзгыятькә карата үз фикерләрен җиткергән. «Хатын-кыз, бигрәк тә АНА намусына тап төшерергә тырышучыларны кеше дип тә атап булмый, сүз юк!!!», «Ландыш матурым, син үз тормышыңны үзең беләсең, килде китте сүзләргә исең китмәсен, төкер син аларга! Кыскасы сезнең икегезгә дә зур иҗат уңышлары, балаларыгыз белән шатланып яшәгез!», «Ландыш, әйдә рәхәтләнеп чәйнәсеннәр. Юк бар сөйләп үзләренә ямь табалардыр инде. Кеше тикшереп торганчы, үзебезне белик. Һәрберебезнең балалар бар. Бүген әйбәт, иртәгә нәрсә буласын да белмибез. Ничек телләре әйләнә. Нинди олы гонаһ. Курыкмыйлар да. Уйлап язсыннар иде», дип уртаклашкан җырчының язылучылары.

 

Бәйле