Кыш китми: Татарстанга 20 градуслы салкыннар кайта

-- Лэйсирэ

Татарстанда һава температурасы -20 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте. Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар яварга мөмкин.

Көндез температура -6..-11 градус булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Иртәгә көндез республика буенча аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Һава температурасы көндез -7..-9 градус салкын булып, төнлә -20 градуска кадәр суыта.

Фото: соцсети

Бәйле