Кияүгә чыгу хәбәре белән җырчы үзенең “Инстаграм” битендә уртаклашты. “Һәр кешенең тормышында тарихи мизгелләр була. Безнең өчен нәкъ шундый, истәлекле көндә (28.02.2019) мин “Әйе” дидем. Мин сине яратам, җимеш!” дип язган җырчы. Йөзегенең фотосын гына күрсәткән. Ә менә егетнең үзен генә түгел, исемен дә сер итеп саклый.
Акчарлак газетасы хәбәрчесе Диләрәне котлап, үзенә шалтыркан.
– Булачак ирең кайсы якныкы, Диләрә?
– Казан егете, милләте буенча татар. Исеме сер.
– Кайсы өлкәдә эшли?
– Техника өлкәсендә, үзенә эшли.
– Никах, туйны кайчанга билгеләдегез?
– Әлегә билгеле түгел, әйтә алмыйм.
– Бигрәк серле кеше син.
– Әйе, мин шундый (көлә).
– Күз тияр дип куркасың мәллә? Кеше күзеннән качып йөрдеңме?
– Юк, качмадык. Якын кешеләр белә.
– Концертта, халык алдында тәкъдим ясавын теләр идеңме?
– Юк, бу бит шәхси әйбер. Алай сиздереп йөрергә теләмим.