Сездә юлны ничек чистарталар? [сораштыру]

-- Лэйсирэ

Апас районының Урта Биябаш авылында “ашыгыч ярдәм” машинасы урамга керә алмагач, авыру хатын-кызны табиблар янына трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Чөнки авыл фельдшеры хәле киткән кешене җәяү җибәрергә курыккан.

Авыру хатын-кызның трактор чүмеченә утырып баруы сурәтләнгән рәсемнәр матбугатта һәм социаль челтәрләрдә пәйда булгач, әлеге вакыйга хокук сакчыларының да игътибарын җәлеп иткән. Апас районы прокуратурасы юллар чистартылмаган өчен авыл башлыгын җәзага тартуны таләп итә. Фельдшерга исә премия бирергә җыеналар. Ә сездә юлны ничек чистарталар?

Юрий Степанов (Мамадыш районының бер хуҗалыклы Тәкәрлек авылында яши):

– Кем чистартсын инде аны?! Миннән башка кемгә кирәк ул? Юлларны көрәп йөргәнем юк анысы. Капка төпләрен гел көрәп торам. Кар бик күп, эрергә җыен­мый әле. Тәкәрлектән 1,5 чакрымда гына урнашкан күрше Урта Шүләнгәрдә дә юлларны чистарт­мыйлар. Анда 15ләп кеше яши. Күбесе – өлкәннәр. Авырый башласалар, тизрәк миңа шалтыраталар. Карчанама утырам да тизрәк ярдәмгә ашыгам. Быел ике тапкыр бардым инде. Авыруларны олы юлга чыгарып куям. Гади чанага утыртып алып чыкканнары да булды бугай. Зарланмыйбыз, менә шулай яшәп ятабыз.

Рәсимә Ибраһимова, Гаяз Исхакый музее директоры (Чистай районы, Яуширмә авылы):

– Быел кар бик күп булды. Авылдамы, шәһәрдәме – кайда да көрәп бетерерлек түгел. Зур юлдан авыл­ның үзәгенә кадәр бар­лы-юклы юл бар инде, ә менә кырый урамнарда хәлләр мөшкел. Зиратыбызга да юл капланган. 8 фев­ральдә уздырылган отчет җые­лышына кадәр бераз булса да тәртип урнаштырылган иде, хәзер барысы да янәдән үз хәленә кайтты. Ходай безне әлегә сак­лый, гадәттән тыш хәл булганы юк. Әмма бүгенгесе белән генә яшәп булмый бит. Соң булып куймасын. Авыл юллары – кан тамырлары кебек ул. Юл булмаса, авыл тормышы туктый.

Люция Мусина, Мамадыш районының Түбән Яке урта мәктәбе укытучысы:

– Апастагы хәлне ишеткәч, фельдшерның батырлыгына сок­ландым. Дөрес эшләгән. Авыруны ташлап калдырмаган бит. Безнең якларда мондый хәлләр булганы юк. Авыл җирлеге башлыгы юлларны карап торуга зур игътибар бирә. Аннары фельдшер Нурфия Шәри­фуллинадан да уңдык. Безнең авыл килене ул. Ял да иткәне юк. Нәрсә генә булса да, йөгереп килеп җитә. Кайчак, ире яки малае өйдә булса, машина белән алып киләләр. Бар ке­шегә дә ягымлы, кычкырып сүз дә әйтми. Авылның олы юлга якын урнашуы да бик уңайлы. М7 трассасында МЧС бүлеге урнашкан. Янгын, бәла-каза булса, иң элек алар килеп җитә. Халык та сәла­мәт­легенә битараф түгел. Табибларга күренә­ләр, авыл­га да килеп тикшерәләр.

Илсөяр Гыйниятуллина, пешекче (Кукмара районы, Төркәш авылы):

– Элек Нурия апа фельдшер булып эшләгәндә ат белән йөри иде. Юллар юк вакытта, аеруча кышкы бураннарда, кешегә яр­дәм итәргә дип, ат җигеп баралар иде. Күрше авылда участок хастаханәсе эшли. Элек-электән авырган кеше шунда гына дә­валанды. Бәбигә кадәр табалар иде. Хәзер исә, хастаханәдә кыс­картулар булгач, күбрәк районга барабыз. Әмма иң беренче яр­дәмне барыбер үзебезнең табиб­лар күрсәтә. Хәзер инде районнан авылыбызга кадәр яхшы юл салынды. “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртмыйбыз. Әле андый хәлләргә калган юк. Юлны да чис­тартып торалар. Дөрес, быел кары да явып күрсәтте. Әмма үзе­без дә ялкауланып тормыйбыз, юлларны ачабыз.

Фәридә Мифтахова (Аксубай районы, Татар Сөнчәлесе авылы):

– Юллар бик әйбәт хәзер, авыл янына хәтле асфальт салдылар. Авыл эчендә туфракны күтәр­деләр, вак таш җәйделәр. Күп эш үзара салым акчасына эшләнә. Кайчандыр пычракка баткан урамнарыбыз шундый нәрсәне дә күрер икән дип сөенәбез. Хәзер язгы-көзге чорда авыл эченә машина белән дә керәләр, элек тилмерәләр иде, хәтта “ашыгыч ярдәм” дә үтә алмады. Авыруларны юлга такталар җәеп, ләгән белән тартып, күтәреп алып чыкканнары да булды. Быел кар күп яуды, урамнарны өч егет – Марсель, Илнур, Фәрит чистартып тора. Кеше иртән эшкә киткәнче юл салынган була.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 31, 01.03.2019/)

Бәйле