«Зөһрә үлде… бала… роддом… Тормыш һәр гаиләне үзенчә сыный икән»

-- Лэйсирэ

Тизрәк, тизрәк, Гадел Сабирович, Зөһрәне югалтабыз, пульсы беленми дә диярлек, кан басымы 200гә җитте…
-Бала, баланы ничек тә коткарырга кирәк…

-Бала аяклары белән килгән ич!
-Зөһрә, Зөһрә, ач күзеңне акыллым, ач! Шәфкать туташы үз-үзен белештермичә, күзләре йомык хатынны уңлы-суллы яңакларга тотынды. Кинәт кенә керфекләр тибрәнеп куйды, тагын, тагын…

-Гадел Сабирович, пульсы бик акрын гына булса да тоемлана башлады. Әйтерсең лә, Зөһрәнең, ана була алу миссиясен башкармыйча торып, дөнья белән хушлашырга хакы юк иде. Хатын бик авырлык белән күзләрен ачты. Аның инде баласын тудыру өчен көчәнерлек хәле калмаган.

-Баламны, баламны я-р-ы-п…. алыгыз!

Гадел Сабирович бер генә минут хатынга күз төшереп алды да:
-Тиз, тиз булыгыз, кесарево ясыйбыз.

Ә Зөһрә ерактан зурая барып күренгән яктылыкка таба оча да оча. Менә янәшәсендә өзелеп яраткан Таһиры, имеш. Күзләреннән никтер, күз яше ага? Тамак төбенә ярып төер утырды, шул төер башын әйләндерә, ахры. Күз яшьләрен тыя алмыйча, Зөһрә туй конен искә төшерде. Матур көзге яфраклардан букет күтәреп килүче аның Таһиры түгелме соң?

Алар алтын көзнең иң матур чорында таныштылар. Бөтен җир алтынга манылган, сап-сары: бакчалар да, урамнар да, сукмаклар да, хәтта күктәге кояш та сарырак төсле тоелды Зөһрәгә. Таһир бер күрү белән гашыйк булды кызга. ”Бу кыз бары тик минеке генә булырга тиеш”, — диде ул. 3 чакрымдагы күрше авылдан һәр көнне килеп йөрде. Яңгыр, кар, буран димәде. Менә бит мәхәббәт кешене нишләтә! «Мин сине берәүгә дә бирмим», — диде ул.

Май аенда өйләнешүне яхшыга юрамасалар да, Таһир белән Зөһрә туй көнен 15 нче майга билгеләделәр. Нәкъ җырдагыча, алмагачлар ап-ак чәчәктә булган көн иде ул…

Әнә ич бүген дә алмагачлар ап-ак, бөтен җир ап-ак түгелме соң?.

Юк икән лә, үз өстенә иелеп нидер кайнашучы доктор халаты икән ич ул. Зөһрә тагын күзләрен йомды. Әйтерсең лә татлы уйларыннан арынырга теләмәде. Кинәт эче бик каты авыртып китте, йөрәген суырып алалармы әллә… чү, теге яктылык кечерәя бара түгелме соң, Зөһрә шул кечкенә яктылыкка карап оча да оча. Аякларына кемдер чытырдап ябышкан да, аны җибәрмәскә тырыша кебек.

-Үә-Үә-үә … Гадел Сабирович кулына алган бала елап җибәрде.
-Зөһрә, акыллым, ач күзеңне, улың бар, улың! — диде доктор. Янындагы шәфкать туташы баланы җылымса су белән коендырды да, бер кат бала чүпрәгенә чорнап, үлчәүгә куйды.

-Нәкъ 5 кг, Гадел Сабирович! Баһадир!

Ләкин Зөһрә бу сүзләрнең берсен дә ишетмәде, ул инде шомырт кара күзләрен мәңге ачмаска йомды. Бала тудыру газапларын кичереп тә, газиз парәсен бер генә мәртәбә дә күрмәгән яшь хатынны буш палатага чыгарып салдылар. Күптәнге танышы булгангамы, доктор үзе Зөһрәнең кулларын күкрәгенә җайлап куярга уйлады. Чытырдатып кыскан бармакларын җай гына ачарга тырышты. Зөһрәнең уң кулыннан идәнгә бер язу кисәге килеп төште. Доктор кәгазьдә телефон номеры күреп аптырап калды. ”Бу хатын өчен бик кирәкле номердыр, шалтыратып карарга кирәк». Табиб тиз генә бөгәрләнгән кәгазьдәге номерны җыйды.

-Алло, кем әле бу? Сезне роддомнан борчыйлар.

-Да,.. Таһир мин. Мин әлегә озак сөйләшә алмыйм, мин ЗАГСта бит. Бер ярты сәгатьтән шалтыратыгыз.
-Гафу итегез, 1 минут та көтәргә хакыбыз юк, сезгә Зөһрә исеме танышмы?
-Әйе, — диде каушаган тавыш.
-Сез аның кеме буласыз, үлгәндә аның кулында сезнең телефон номеры иде. ….Таһир берара дәшмичә торды.
-Алло, ишетәсезме, 10 минут элек ул малай тапты, ә хәзер без аны шул шатлыгы белән котлый да алмыйбыз. Ул үлде. Бу хәбәрне авыр булса да, якыннарына җиткерегез.

Телефон өзелде, әллә Таһир үзе өзде, әллә … Гадел Сабирович кабат шалтыратырга батырчылык итмәде.

Бу мизгелдә ап-ак туй күлмәге киеп, Таһирга кигезергә әзерләп балдак тотып торган Гүзәл, Таһирның агарып киткән йөзеннән ниндидер зур вакыйга барлыгын аңлады. Һичкемгә һичнәрсә аңлатып тормыйча, ир, зал тулы чәчәк букетлары тоткан дусларына да күтәрелеп карамыйча, никахлашу сараеннан чыкты да, пар балдаклар куеп бизәлгән машинага утырып, роддомга юнәлде.

-Зөһрә үлде… бала… роддом… Бер мизгел бу уйлар аның миен туктаусыз бораулады да бораулады.

Ә бит Зөһрә белән туйлары бик матур үткән иде. Таһир белән Зөһрә бу көнне иң бәхетле кешеләр иде. Яшьләрнең күңелләре бер-бересенә шулкадәр тартылды, гомер буена шулай буласына ныклап ышандылар алар. Тик тормыш һәр гаиләне үзенчә сыный икән…

Туйдан соң яшьләр Таһирның әти-әнисендә торырга булдылар. Икесе дә иртән торып эшкә ашыктылар, ә кич бер-берсен сагынып өйгә кайттылар.

Таһирның әнисе бик көнләште килененнән. Бүлмәләренә кереп, озак утыра башлады, яшьләр бер-берсен кочаклаганга да ачуы килә.
Таһирның үзенә дә авыр: әнисенә дә сүз әйтә алмый, хатыны да кызганыч.

Берничә ай үткәч, яшьләр үзләренә фатир алырга булдылар. «Аллаһ ярдәме белән шулай жиңел алдык без бу фатирны», — дип сөенделәр. Һәр ял саен җил-яңгырга карамый, авылга кайттылар, әти-әнисенә ярдәм иттеләр.

Эштән кайткан саен, Зөһрәнең күзләре кызыл булуга аптырады ир. Таһир сизде бу хәлне. «Матурым, ни булды сиңа?» -дип сорады. Зөһрә ирен тынычландырырга ашыкты… «Барысы да яхшы», — диде елмаеп. Ләкин ире ышанмады. «Нидер булган сиңа, сөйлә, яшермә». Зөһрә үксеп елап җибәрде. Каенанасы килененең йөзенә идән чүпрәге атып бәрүен дә, пешергән ашын эткә чыгарып салуын да, юган керләрен пычрак галош киеп таптаганын да — берсен дә калдырмый сөйләп бирде. Таһир ышанырга да, ышанмаска да белмәде бу хәлләргә, ”улым, кадерлем, җимешем” дип кенә тора торган әнисе шулай эшли аламы? Таһир әнисе белән сөйләште. «Бүтән мондый хәл булмас», — дип әнисе сүз бирде.

— Синең хатының кысыр, 2 ай узды бит, ник балага узмый? Миңа кысыр сарык кирәкми, аер да җибәр үзен, — дип кабатларга ярата торган булып китте Таһирның әнисе. Кунакка кайткан саен Таһир алдына шешә утыртып куяр иде дә, кара елан кебек ысылдап:

— Ялкау хатының, миңа булышмас өчен юри авылга кайтмый, авыл тулы җир җимертеп эшли торган кызлар барында, нәрсә тапкансыңдыр шул чәчтәпидә, — дияргә тотыныр. Ә берчакны Таһир мунчада чакны күрше кызы Гүзәлгә су кертергә кушып, өсләреннән бикләп алган иде ич. Таһир исерек килеш Гүзәлне ничек үзенеке иткәнен дә хәтерләми хәтта. Бүген әнә авылда туй буласы. Гүзәл белән Таһирның туе! Тукта, ничек туй, анда Зөһрә, бала…

Мунча вакыйгасыннан соң, Таһир Зөһрә янына кайтты. “ Мин синнән аерылам,” — дип, чак телен әйләндерә алды Таһир ул чакта. «Ничек аерыласың…мин бит сине бөтен кеше арасыннан сайладым, сиңа ышанып кияүгә чыктым», — дип аңламыйча сораган иде Зөһрәсе. Таһир ул чакта үзе дә аңламады үзен.… «Мәхәббәтемне кая куярмын сон?» — дип сораган иде Зөһрә. «Онытырсың әле», — дигән иде ТаҺир.

«Кешеләргә ничек ышаныйм бу хәлдән соң, Таһир?». «Ышанма, кем сина ышанырга куша», -дип чыгып киткән Таһир үзе эшләгән хыянәтле җинаятьнең авырлыгын менә хәзер генә бар йөрәге белән аңлап бара.
Алда роддом. Ишек төбендә челтәрле юрганга бала чорнап күтәргән бәхетле ир белән хатынны чак кына бәреп екмады Таһир. Аның бу халәтен күзәтеп торган хатыннар, баласы туу шатлыгыннан шулай ашыгадыр бу ир дип юрадылар.

-Бала, малай…
_ Сез Таһирмы? — дип ишек төбендә каршы алды аны Гадел Сабирович. Күңеленең әллә кайсы почмагы белән ул бу ирнең киләсенә ышанган иде.
-Кайда ул?
-Кем? Баламы, хатынмы?
-Зөһрә.
-Әйдәгез, өстегезгә менә бу халатны киегез дә, минем арттан калмагыз.
Палата ишеген ачтылар, түрдә бала караватына төреп салынган баһадир янында йөзе азрак кына сулыгып калган, кара чәчләре иңбашына таралып төшкән Зөһрә ята.

-Әй, Зөһрәм, Зөһрәкәем, нишләдең син, нишләдек без? — дип, ир үксеп елап җибәрде. Зөһрәнең салкын кулларын учларына алып, җан өрергә теләгәндәй, үбәргә тотынды. Әле генә туй балдагы кияргә әзерләнеп торган ир, гаилә бәхетен бозган әнисен, үзен, бөтен тормышын каһәрләп елады да елады. Әллә дөньядагы бердәнбер якын кешесенең янәшәдә булуын тоеп, әллә ир елаган тавышка уянып, караваттагы тере йомгак та селкенгәләп куйды да үксергә тотынды.

Гөлнур Айзетуллова. Өмет

Гөлнур Гыйниятуллина (Айзат) Татарстанның Апас районы иске Әнәле авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, әдәбиятка мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә. Биредә татар филологиясе бүлегендә укый.

1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта. 1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли.

Гөлнур Айзат-“Бәхет гөле” (2008), ”Өч мизгел” (2012), ”Бәхетле бул” (2014-аудиоҗыентык), ”Әманәт” (2015), ”Күңел аҗаганнары” (2015), ”Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда” (2010), ”Күз яше ачы була” (2015), ”Бәхет кошы” (2017) җыентыклары, 500дән артык җырлар авторы. Шагыйрә бер үк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый. Гөлнур Айзатның әсәрләре “Ватаным Татарстан”,”Татарстан яшьләре”,”Сөембикә”,”Идел”,”Казан утлары”, ”Мәгариф”, ”Мәгърифәт”, ”Татар иле”, Йолдыз”, ”Байрак”, ”Безнең гәҗит”, ”Яңарыш”, ”Базар көн”, ”Акчарлак” кебек матбугат басмаларында дөнья күреп килә.

Бәйле