Чиркәүгә йөриме, авыл яки шәһәр — кем булыр иде — Instagram йолдызы, тракторчы Василий сөйли [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Кристина Абросимова//

«Беренче видеоларны мин кертмәдем» – ди күпләребезгә интернет аша таныш булган тракторист, блогер Василий. Хәер, бүген аның турында ишетеп, белмәүчеләр бик аздыр. Заманасы, эше авыр, дип, уфтанмыйча, үз максатларына әкрен генә ирешә-ирешә хезмәт куя ул.

– Мин Кукмара районы Югары Чура авылы егете, – дип башлады ул сүзен. Хатыным Кукмара кызы, безнең авылга кунакка кайткач танышып киттек, озата башладым. Бүгенге көндә 2 бала үстереп, матур гына яшәп ятабыз, Аллага шөкер.

– Күп вакытны колхоз эше ала, шуңа да интернетка бик аз вакыт кала. Кайткач, өйдәге  эшләрне карыйм. Маллар бар, аларны ашатам. Шулай көн узып та китә, – ди, Вася абый.

«Колхозда эшләмәсәгез, кем була алыр идегез?» – дигән сорауга:

– Техниканы яраткач, барыбер техника янында булыр идем, мөгаен. Үземнең тракторым бар, аның белән дә эшлим. Тик утырганым юк, утыра да алмыйм, – ди ул.

– Беренче видеоларны мин кертмәдем, хатыным кертте. Яздыра идем дә, үзем кертә алмый идем. Аннары өйрәнеп киттем, үземнең эшләгәнне куя башладым. Кызыксына, карый башладылар. Хәзер, көн саен, нәрсәдер куярга кирәк, дип уйлыйм. Бүген исә, миннән әзерәк ял итсеннән, дип, бернәрсәдә куймадым, ди, әңгәмәдәшем.

Киләчәккә булган хыял, максатлары белән дә кызыксындым:

– Өйләрне, каралты-кураларны яңарту хыялы бар. Балаларны аякка бастырасы, кеше итәсе иде. Интернетка килгәндә, яңалыклар юк. Барсыда үз көенә бара, әле монсына көчкә җитешәм, ди ул.

Шалтыратучылар да бик күп икән. Номерны каян табып бетерәләр икән, дип аптырый ул. Араларында әйбәт, начар уй белән шалтыратканнары да бар. Мәгънәсез сораулар биреп шалтыратучыларда аз түгел. Тракторда, тыгыз эш вакытында шалтыратып, баш катырып ятулары бер дә рәхәт түгел. Ачу килә, ди.

Чын авыл кешесе — тырыш, патриот булуына карамастан, торыр җир, яхшы эш тәкъдим итсәләр, балалар хакына, аларның киләчәге өчен шәһәргә китәр идем. Перспектива булыр иде, диде Вася абый. Әлеге фикер белән килешми дә мөмкин түгел, бүгенге авыр заманада, киләчәкне алдан кайгыртырга кирәк шул.

Күпләргә интернет аша гына таныш булган тракторист Василий абыйны, авылдашым буларак та бик яхшы беләм. Аңа тырышлык белән сабырлык кына түгел, тыйнаклык та хас. Инде ничә еллык тәҗрибәсе, тотып күрсәтерлек ирешкән уңышлары булса да, бер дә мактанырга, «Мин булдырам», – дип әйтергә яратмый ул. Үзе турында газетага язасымны әйткәч тә, озак икеләнеп торды.

Керәшен халкы бүген ничек яши? Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

Әлеге сорауларга җавапны алдагы видеодан карагыз:

Элек дин-ара низаглар бик күп чыккан булса, бүген бөтенебез бертигез. Татарлар, керәшеннәр, урдмуртлар – бөтенебез бергә, бер халык булып яшибез. Катнаш никахлар бик күп, татар-керәшен, дип аеручылар бик әз хәзер. Булса да, андыйлар бездә юк, ди әңгәмәдәшем.

Чиркәүгә исә, елына 2 тапкыр барырга тырыша икән — берсе пасхага булса, икенчесе крещениега.

– Бүгенге көндә эшләгән, эшлим дигән кешегә авыл җирендә эш бар. Теләге булган кеше, теләсә каян эш таба ала. Эшлисе килмәгән кеше исә, эш юк дип “бот күтәреп” өйдә ята, дип уртаклашты Василий абый.

Авыл җирендә бер генә минус бар — яшьләргә күңел ачу, үзләрен үстерү өстендә эшләү мөмкинлеге юк дияргә була. Төрле түгәрәкләр, секцияләр күбрәк булсын иде, дип борчыла ул.

– Видеоларны ничек бар, шулай күрсәтергә тырышам. Рәхмәт, карап барасыз, комментарийлар язасыз. Алар миңа тагын да күберәк эшләргә, кызыклы видеолар кертергә этәргеч бирә, дип, үзенең укучыларына теләкләрен белдерә блогер Василий.

Менә шулай, үзе өчен генә түгел, авыл тормышы, аның киләчәге өчен дә борчылып яши блогер Василий. Тик утырмагач, гел эштә булгач, тормышлары да җитеш. Киләчәкне алдан күреп эш иткәнгә, максатларны дөрес куя белгәнгә, эштән курыкмаганга, уңышлары да күзгә күренерлек.

Бәйле