Казанда «Ярдәм» мәчетендәге никах залы җимерелә, дип, исемдә ялгыш мәгълүмат биргәнбез, төзәтмә кертәбез

-- Гузель

30 гыйнварда Казанда «Ярдәм» мәчетендәге никах залы җимерелә, дип язган идек. Исемдә ялгыш мәгълүмат биргәнбез, төзәтмә кертәбез. Никах залы түгел, Рамазан чатыры җимерелгән иде. Сәбәбе — түбәсендә җыелган җепшек кар. Чатырның тузган конструкцияләре мондый авыр карны күтәрә алмаган.

Мәчет имамы Илдар Баязитов җитәкчелекнең әлеге проблема турында алдан ук белүе турында сөйләгән, ләкин чатырның әле күпмедер вакыт хезмәт итәчәгенә өметләнгән. «Яңа чатырны бик тиз төзергә туры киләчәк, чөнки Уразага кадәр өч айдан аз гына артык вакыт калып килә», дип белдергән иде мәчетнең имамы Илдар Баязитов.

Имам сүзләренчә, төзелешкә 7 млн. сум акча җыярга кирәк.

Бәйле