Казанда куркыныч авыру тарала. Беренче билгеләре салкын тию кебек

-- Лэйсирэ

Бу көннәрдә Казан федераль университетында эшләүче бер хезмәткәрнең А гепатиты белән авыруы ачыкланды. Мондый очрак­лар республикада, сирәк булса да, килеп чыгып тора. Гепатит халык телендә “сары” авыруы дип атала.

А гепатиты белән авыручы хезмәткәрне хастаханәгә салганнар. Әйләнә-ти­рәдә йо­гышсызландыру эш­ләре башкарылды һәм тиз арада чиргә каршы вакцина ясарга тотындылар. Вакцина уку йор­тындагы хезмәт­кәр­ләргә һәм ир-ат студентларга гына ясалачак. Моның сә­бәбен дә аңлаттылар: чирнең бәдрәф аша да таралу куркынычы бар икән.

Йогышлы чир табылдымы, халык, ул башкаларга да йокмасмы, эпи­демия дәрә­җә­сенә җит­мәсме, дип шик­ләнә башлый. Сәламәтлек саклау министр­лы­гының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивой­лова, куркырга ки­рәк­ми, вәзгыять тыныч, дип белдерде.

Гепатит – бавыр тукымалары ялкынсыну авыруы, аны нигездә йогышлы вирус китереп чыгара. Аның А, В, С, Д, Е төрләре бар. Кайбер вируслар бавыр циррозына, яман шешкә ките­рергә мөм­кин. А гепатиты гадәттә кискен бавыр авыруларына әй­ләнми. Чир бер кешедән икен­­че кешегә азык-төлек, су аша да, җен­си юл белән дә күчә ала. Эпи­демиологлар аны еш кына “юылмаган куллар” чире дип тә атый.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарә­сен­нән алынган мәгълүмат­лар­га күз салсак, узган ел А гепатиты белән республикада 108 кеше, 2017 елда 182 кеше авырган. “Әлеге чир эчәк инфекциясе шикелле тарала, – ди табиб-ин­фек­ционист Халит Хәйрет­динов. Аңа каршы вак­цина бушлай ясалырга тиешле илкүләм календарь исем­легенә керми. Шу­ңа кү­рә аны ясату мәҗбүри тү­гел”. Белгеч аңлатуынча, эпидемия таралу куркынычы булганда гына А гепатиты белән авырый башлаган кеше бе­лән аралашканнарның барысына да ясала. Коллектив оч­рагында шулай, ә гаи­ләдә бе­рәр кеше авырып кит­сә, башка гаилә әгъза­лары ниш­ләргә тиеш? Халит Сәү­бән улы әйтүенчә, иң беренче итеп, поликлиникага барып, участок табибы белән киңә­шә­ләр. Ул нәрсә эшләргә ки­рә­ген үзе хәл итә яки эпидемиологка җибәрә. Кайчан да булса аңа каршы прививка ясаткан икән, ул кабат эш­лән­ми. Гаилә әгъза­ларына да вакцина бушлай ясала. Узган ел Балтач районындагы шундый очраклардан соң 395 кешегә вакцина ясалган иде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, аңа 500 мең сумнан артыграк акча тотылган. Авы­ручыларның саны ун ке­шедән кимрәк булган, ә алар белән аралашучылар 400гә җиткән.

Федераль университетта авырып киткән хезмәткәр дә башка кешеләр белән тыгыз элемтәдә торган, шуңа күрә аның чир тарату куркынычы зуррак. “А гепатиты кисәк кенә килеп чыга торган чир түгел, – ди Халит Хәйрет­динов. – Иң элек саклану чаралары күрергә киңәш итәбез. Кулларны чиста тоту гына җитми. Сатып алынган яшел­чә, җиләк-җимешне кай­нар суда тотарга кирәк. Аның беренче билгеләре эчәк ин­фекциясенә охшаш: температура күтәрелә, күңел болгана, эч авырта. Берника­дәр вакыттан күз алмасы саргая, бәвел тоныклана”.

А гепатитына каршы ясалучы вакцинаның бәясе шактый кыйммәт булып чыкты. Әйтик, Казандагы “Спасение” поликлиникасында өлкәннәр өчен бер тапкыр вакцина ясату 1 мең 570 сумга төшә. “Прививка кадатканчы, терапевтка керергә туры киләчәк, аның хезмәте – 420 сум”, – дип җавап бирделәр безгә поликлиникадан.

Яшел Үзән районы балалар табибы Фәрит Әкбәров исә соңгы елларда үзләре­нең участогында балалар­ның андый чир белән авырмаганын әйтте. 1980 нче еллар башында Урта Азиядә эшләп кайттым. Менә анда гепатит тагын да киң таралган иде”, – ди педиатр. Мо­ның сәбәбен сорагач, белгеч А гепатиты ви­ру­сының эчәк инфекциясе шикелле шулай ук пычрак куллардан да йогуын ассы­зык­лады. Балаларга азык-төлек, уенчык­лар аша да иярергә мөмкин. “Чир вирусы берәр төбәктән килеп кермәсә, аның белән беркем дә авырмый, грипп шикелле тиз генә килеп чыкмый ул”, – ди Фәрит Әкбәров.

Авыл табибы янына, А гепатитына каршы вакцина ясатасы иде, дип килүчеләр юк икән. Хәер, аны авылда ясамыйлар да. Теләге булган кеше районга яки Казанга җибәрелә. А гепатитына каршы вакцинаны беренче чиратта йогышлы авырулар буенча вәзгыять тыныч булмаган илләргә чыкканда, йогышлы авырулар белән эш­ләү­че медицина хезмәткәр­лә­ренә, бавыр авыртуларыннан интегү­че­ләр­гә ясатырга киңәш итәләр. “Медицина тармагында 35 елдан артык эшләп, түләүле прививка ясатыйм әле, дип килүче­ләрне бик сирәк күр­гәнем бар. Безнең халыкның вакцинага карашы тискәре, мәҗ­бүри, бушлай бил­гелән­гә­ненә дә каршы төшәләр. Сораштыра башласаң, сә­бәбен дә аңлата алмыйлар, – ди табибә Гөл­зада Корнилова. – Йогышлы чирләр генә тарала күрмәсен инде!”

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 29, 27.02.2019/)

Бәйле