Икенчегә әни булырга җыенучы Рәфинә Ганиуллина фотоларын күрсәтә

-- Гузель

//Tatar today//

Икенчегә әни булырга җыенучы җырчы Рәфинә Ганиуллина шушы көннәрдә фотосессиядә катнашкан. Ул матур күлмәкләрдән фотоларга төшкән һәм Инстаграмда дусларына күрсәткән.

«Мондый төр фотосессияләр хәзер бик популярлашты, мин дә ясарга булдым  Хатын-кызның «күркәм чорын» сәнгатьле итеп, истәлекле фотоларда саклап була, бары тик сузмаска гына кирәк. Əлбәттә, үз эшен чын күңелдән яратып, белеп башкарган оста фотографны да эзләп табу мөһим», дип уртаклашкан җырчы.

Язылучылары Рәфинәгә бер-бер артлы фикерләр язып калдырган. «Карбыз йотканыңны сизми дә каласы булганмын, үзең әйтмәсәң»,  «Кыз алып кайтасызмы?», «Собханалла! Хайран түгәрәкләнгәнсез икән», дип уртаклашкан алар.

 

Бәйле