«35/45» — Гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен Татарстанда эксперименталь проект оештырыла

-- Гузель

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа эксперименталь проект – 35-45 яшьлекләр өчен «35/45» мөселман форумы башлана. Проект Рөстәм Миңнеханов юлламасы буенча гамәлгә ашырыла.

Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «35/45» мөселман форумында  шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.

Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә алачак. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, транинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.

Форум 10-14 апрель көннәрендә Биләрдәге «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге базасында (Алексеевск районы) уздырыла. Анда катнашуга Россия төбәкләрендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар (бигрәк тә кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән затлар) чакырыла.

Катнашу өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк.

Белешмә өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

Гаризалар 17 мартка кадәр кабул ителә. Оештыручылар сәбәбен аңлатып тормыйча катнашу гаизазасын кире кагу хокукына ия.

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Бәйле