Замирә Рәҗәпова: «Шул килеш киттем эшкә, сукыр тавык кебек»

-- Гузель

//Tatar today// 

Замирә Рәҗәпова кече улының телефонда уйнап утырган фотосын куеп, Инстаграмда кызыклы пост урнаштырган. Улы Данил качырып кую сәбәпле, кичтән телефонын таба алмыйча, иртән шул килеш эшкә киткән. Шалтыратып эзләргә, телефоны сүнгән булган. Кайткач кына китаплар арасыннан тапканнар. 

«Менә бу кеше кичә кичтән минем телефонымны яшереп куйган. Будильник куярга, дип телефонны эзли башласам, телефон юк, ә бала йоклый. Иртән уятып сорыйм «Кайда куйдын?» дим. Күзләрен түгәрәкләндереп «Ненааааююю», ди. Шул килеш киттем эшкә, сукыр тавык кебек (элек ничек яшәгәнбез). Кайткач әле менә эзләп таптык, китаплары арасына яшереп  куйган» —  дип язаган Замирә Рәҗәпова.

«Минеке дә гел яшерә шулай… то диван астына төртеп кертә, то диван артына ук очырта, йә китаплары эченә. Йорим шуннан, күршеләргә кереп, шалтыратыгыз әле миңа, пажалыстыыы, дип», «Сезнең өчен кайгырган улыгыз, ял итсен, дигән», дип уртаклашкан Замирәнең язылучылары.

Бәйле