Интернетта «Элвин Грей: хыялга юл» исемле документаль фильм пәйда булды. Ул башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юльякшинга багышланган.
«Минем турыда фильм төшерерләр дип беркайчан да уйламаган идем… Минем командадан көтелмәгән бүләк. Күңелемне кузгатты. «Хыялга юл» — ул без сезнең белән бергә барган юл», дип шәрехли артист социаль челтәрләрдәге битендә.
40 минутлык фильмны Ранил Гыйлметдинов төшергән, дип хәбәр итә Башинформ агентлыгы. Прологта фильм авторлары танылган уфалылар — Владимир Спиваков, Земфира, Юрий Шевчук турында искә алалар. Бу рәткә Элвин Грей исемен язып: «Башкортстан башкаласы дөньяга дистәләгән талантлы башкаручылар бүләк иткән. Шуларның берсе Черниковка авылыннан гади егет» диелә.
Фильмны бергәләп карыйк: