Марат Шәйбәков: «Җырларымны Татарстанга ишеттерергә телим»

-- Гузель

//Tatar today//

Бу елгы сезонда Татарстан буйлап беренче концертларын куйган Башкортстанның атказанган артисты җырчы Марат Шәйбәков, Казанда тәүге концертын оештыра.

Күптән түгел Tatar Todayга Марат Шәйбәков: «Моңа кадәр Башкортстан, Екатеринбург, Себер якларында гына йөрсәм, быел Татарстанга килергә исәп иттем. Ярты ел элек җырларымны ротациягә бирдем. Сәбәбе шул – “Кайчан Татарстанга киләсез?” дип Татарстаннан бик күп хатлар килә башлады. Һәм менә вакыты җиткән, ахрысы. Җырларымны Татарстанга ишеттерергә телим. Былтыр кайбер районнарда булдым, ләкин быел республика буйлап гастрольләргә ныклап алындым», дип сөйләгән иде. 

Казанда Марат Шәйбәковның концерты 14 мартта Ленин мәдәният йортында узачак.

Башлана 18:30

 

 

Бәйле