Гөлсириннең әтисе: «Карасам, хатыным елап утыра. Шуннан соң гына ышандым»

-- Лэйсирэ

Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аен­да узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә кон­церт куярга уйлаган.

Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соң­гысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.

Бу концертның үзен­чә­леге шунда: биредә моңлы җырлар колакны иркәли, инде онытылып баручы көй­­ләр­­гә яңача җан өрелә. Рәнис Габбасовның Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов репертуарыннан булган җыр­­ларын тамашачы алкышларга күмде. Сәхнәгә оялып кына килеп кергән кәләпүшле егет бүген үзен иркен тота. Җае чыкканда мактанып та алды әле. Ваһапов исе­мен­дәге бәй­ге­дә катнашып, иң зур бүләк – машина эләк­тер­гәнен дә, Азаттан алдан өй­ләнүен, инде хәзер дүрт ай буена бәхетле әти икәнен дә яшермәде. Әгәр Айсылу Габ­­динова вакыт-вакыт “уры­нына утыртып” алмаса, Рәнис әллә ниләр сөйләп ташлар иде. Тик аның сөйләве дә кү­ңелгә ял бирә бит. Рәхәт­ләнеп, гади итеп, нәкъ без­неңчә сөйли ул! Менә шул вакытта дус егете дә түзмәде, сәхнәгә менеп, микрофон сорады. Алты ай гына очрашып йөргән сөй­гәнен үз янына чакырып: “Мин сиңа бик тиз ия­лән­дем, хисләрем ташый, чык миңа кияүгә!” – диде. Тамашачы бу кыю егетне алкышларга күмде. Әле кон­церт ахырында ниләр көткәнне күпләр белми иде.

Айсылу үзенә генә хас иркен тавышы белән залда утыручыларны моңга күм­де. Уйландырды да, күзгә яшь тә китерде, күңелне дә җилкетте аның җырлары. Азат исә, сәхнәгә чыгуга, тамашачыга: “Гөлсирин белән минем арада – иҗади дуслык, бергә эшлибез”, – дигән булды. Шыгырданнан килгән бер автобус авылдашы, туганнары янында әнә шулай дип сөйләнеп торган булды. Алар башкаруында “Ак­кошлы күл” җыры йө­рәкләргә үтеп керде. Бик ос­та итеп, гашыйк парларны уйнады алар. Азатның Гөл­сириннең биленнән җы­лы итеп кочаклап торуы, җыр тәмамлангач та аерылыша алмаулары бераз күңел­гә шик кертте кер­түен. Җит­мә­сә, Азатның әти-әнисе икесе­нә дә матур чәчәкләр бүләк итте. Иң соңгы номер вакытында Азат җырлап торучы дусларын туктатты.

– Гөлсирин, беләсең бит инде, мин сине яратам. Әмма матур сүзләрне күп ка­батлау – минем өчен түгел. Сиңа булган хисләрем “Аккошлы күл” җырын­да­гыча. Чык ми­ңа кияүгә, – диде. Гөлсирин яшьләрен тыя алмады. “Мин риза”, – ди­гәне генә ишетелде дә, Азат­ның куенына сыенды. Тамашачылар арасында, алдыйсыз, юри эшлисез, дип тә кычкыручылар булды. Хәтта Мамадыш райо­нының Урта Кирмән авылыннан тамаша кылырга кил­гән Гөл­си­риннең әти-әнисе дә бу хакта берни белмичә калган.

– Мин моны концерт сценарие буенча кирәкле әйбердер дип белдем. Карасам, хатыным Ләйлә елап утыра. Шуннан соң гына чын икәненә ышандым, – ди әти­се Ришат.

– Мин үзем дә болай булыр дип көтмәгән идем, – ди, сүзгә кушылып, Гөлси­рин. – Нәкъ менә шушы көн­не тәкъдим ясар дип башыма да килмәде. Безне продюсерыбыз Рифат абый Фәт­тахов кавыштырды. 2015 елда без бергә эшли башладык. Ул вакытта Азат­ның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Озак та үт­мәде, Рифат абый безгә “Әл­лә нинди язмыш булды” дигән җырны бирде. Бу җыр араны якынайтты. Баш­та дуслар гына идек, аннан соң бер-бе­ре­безне ошатканыбызны аң­ладык. Хисләр мәхәб­бәткә әйләнде.

Азат исә тәкъдим ясау турында бик озак уйланган. Аның әти-әнисе, туганнары да бу көнне киленле буласыларын белеп килгән икән. “Тормыш кору – уен эш түгел. Гөлсирин еш кына, әле кияүгә чыгарга иртә, дип әйтә иде. Әзер түгел­леген дә җит­кер­де. Шуңа да баштарак уйланып калдым. Әмма хисләрем нык булгач, тәкъдим ясадым. Сәхнәдә сөйгәнемнең кулын сорау –хыялым иде”, – ди ул.

Яшьләр өчен бар кеше дә сөенде ул көнне. Әти-әни­ләре, туганнары гына түгел, тамашачылар да изге теләк­ләрен теләде. Киенү бүлмә­сендә чират торганда, хәер­ле сәгатьтә булсын, сөенеп яшәргә язсын, бәхетле парлар булып гомер итсеннәр, дип теләп торучылар булды. Инде хәзер йөзләгән тамашачы алдында гаилә корырга риза булган яшьләр никахка әзер­ләнә. Туйны җәйгә уздырасылар икән. Азат ул көнне Гөлсиринне сәхнәгә, буташтырган булып, Абитова дип тә чакырып чыгаргалады. Әмма, хикмәт, фами­лиядә түгел бит, иң мөһиме – җырларындагыча аккошлар мәхәббәте телик аларга!

(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 33, 02.03.2019/)

Бәйле