Гүзәл Әхмәтова, Урал Рәшитов, Лилиана Ирназарова — үзләрен кем дип яздыра [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Башкортстаннан Казанга килеп йөрүче яки инде яшәүче җырчыларның 2020 елда халык санын алуда кем булып язылачагын белештек. Уфаның «Туган тел» каналы апрельдә 10 еллыгын билгеләр алдыннан 28 февраль Казанда татар-башкорт җырчылары белән зур концерт оештырды.

Азатлык анда килгән милли эстрада вәкилләреннән 2020 елда үтәчәк халык санын алуда үзләрен кем дип яздырачаклары, Башкортстан белән Татарстанда татар теле кулланышы ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

Каналның җитәкчесе Азат Вахитов җанисәптә татармы, башкортмы булып язылачагы турында сорауга җавап бирүдән читләште. Канал Татарстанда активлашса да, аның күпчелек караучылары Башкортстан татарлары диде ул. Тел мәсьәләсенә килгәндә, аның җавабы түбәндәгечә булды:

«Без татар каналы түгел, татар-башкорт каналы. Әлегә башкорт контенты, башкортча җырлар татарчадан азрак. Әмма без башкорт телен, башкорт мәдәниятен күтәреп йөртәбез, үстерәбез. Республиканың яңа башлыгы Радий Хәбировка да бу юнәлештә зур өметләр баглыйлар. Без исә телләрне бүлмәскә тырышабыз, «Туган тел»нең төп теле – ике тел, исеме дә шуңа «Туган тел», башкортча да, татарча да «Туган тел». Башкортча да, татарча да бер төрле яңгырашлысын таптык».

Композитор, җырчы Наил Шәймәрданов нинди телне туган тел дип санавы турында сорауны урынсыз дип атады. «Ничек сөйләшәм, ничек уйлыйм – шул минем туган телем. Татар телендә уйлыйм, шулай укыдым, шулай җырлар иҗат итәм» диде ул.

Танылган композитор, җырчы Зифа Нагаева да татар теле өчен җанын бирергә әзерлеген әйтте.

«Татарстан-Башкортстан дуслыгының күпере – җыр. Җыр-моңнан аерылмыйча, шулай яшәсәк иде. Татар конгрессының Уфада узган, милли стратегиягә багышланган җыенында мин дә булдым. Әмма 80 процент халык иртәгәсе көнне кулына әләм алып, татар халкын үзе артыннан алып бара торган түгел. Чөнки күбесе – өлкән буын, пенсионерлар. Яшьләр юк. Яшьләрнең күбесе читтә, кыйбласын да, телен дә онытып баралар. Күңелне кыра торган мәсьәләләр күп ул. Әмма яшьләр тел кайгысымени дип әйтә, чөнки аларның эш, торыр урынны кайгыртасы бар. Милләт аңын булдыру өчен, халыкның матди ягын бергә кайгыртырга кирәк», ди Зифа Нагаева.

Җырчы Гүзәл Әхмәтова татар җырчысы буларак танылса да, халык санын алуда үзен татар дип яздырырга ашыкмый.

«Әни ягыннан барсы да татарлар, әтием – башкорт. Аның да яртысы башкорт, яртысы татар. Әмма әтием үзен башкорт дип саный. Ир-атны хөрмәт иткән хатын буларак, әтием башкорт ди икән, мин дә башкорт дип язылырмын дип уйлыйм ди Әхмәтова.

Быел Татарстанда беренче тапкыр концертлар үткәрүче Башкортстан җырчысы Марат Шәйбәков та башкорт булып язылачагын җиткерде.

«Минем туган җирдә сөйләм дә башка. Сап-сары, яшел күзле башкортка ошаганмын дисәм дә, бу әле минем төгәл кем булып язылачагымны аңлатмый. Мин үземне татар-башкорт җырчысы дип саныйм!» диде ул безгә. Аның да гаиләсе катнаш икән, җәмәгате – татар, балаларын да татарча сөйләтергә тырышалар.

«Хәзер авылга кайтсаң да яшьләрнең урысча сөйләшүен күрәсең. Минем кызым да урысча сөйләшә. Без үзебез татар телендә аралашабыз инде. Хатыным – мишәр. Ә улым татарча әйбәт сөйләшә», дип белдерде Шәйбәков.

«Монда күтәрелеп китсәң, Башкортстанда да сиңа башкача карый башлыйлар, әмма Татарстан аша бөтен Русиягә танылып була», дип өстәде ул.

​Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган композитор Урал Рәшитовның гаиләсе дә катнаш. Аның өч баласы да «башкорт» дип язылган, әмма ул үзе яртылаш башкорт, яртылаш татар. Киләчәк җанисәптә кем булып язылачагын әлегә әйтә алмый.

«Кеше үз телен, мәдәниятен саклап калмаса, башка милләткә кереп, аның астында югалачак. Халык югалачак. Әлбәттә, милләт язмышы өчен борчылам. Мин район үзәгендә үскән бала. Торган урамыбызда без бердәнбер татар гаиләсе идек. Квартал буе украин, алман халкы яшәде. Өйдә генә татарча сөйләштек. Әти-әни бер дә башка телдән кергән сүз кушып аралашуга юл куймады», диде Азатлыкка Рәшитов.

​Зинирә Рамазанова Татарстанда яшәсә дә, Башкортстаннан килгән җырчы, ул бер милләтне генә атамаска булды. «Милләтләргә бүләсем килми. Татар-башкорт диячәкмен», диде ул.

Зинирәнең якташы, телевидение алып баручысы, сценарийлар авторы Замирә Рәҗәпова безгә, «Татар, әлбәттә!» дип төгәл җавап бирде.

Уфада яшәп иҗат итүче, Татарстандагы концертларда да катнашучы җырчы Лилиана Ирназарованың гаиләсендә дә ике милләт кушылган икән. «Әтием – башкорт. Шуңа, башкорттыр дим. Әнием – татар. Белмим, уйламадым. Тик Башкортстанда яшәгәч, башкорт, дип яздыру дөрестер», диде Ирназарова.

Популяр җырчы Элвин Грей күптән түгел Азатлык соравына җавабында башкорт булып язылачагын әйткән иде.

Бәйле