«Балагыз булмасын өчен, бала белән бозганнар» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Фина белән Таһирның ничә ел өметләнеп көткән хыяллары тормышка ашты: ниһаятъ, аерым фатир бирделәр. Ничә еллар буе өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ике гаиләгә уртак аш бүлмәсе белән яшәү аларны туйдырган иде. Таһирның әнисе Сафияттәйнең пропискада торуы аркасында ике бүлмәлесен бирделәр. Беренче көннәрне үзләре дә ышанып бетә алмадылар, чөнки балалары булмагач, бер бүлмәлегә дә риза иделәр, аерым гына булсын!

Этажы да ошады – бишенче. Гадәттә, Сафияттәй кыш көне ике ай чамасы аларда яши дә, калган гомере авылдагы кызы Нәсимә янында үтә. Шәһәрне яратмаганнан гына түгел, килене Финаны үз итмәде ул. Таһиры тыңламады шул: улын ахирәте Хәдичәнең кызы Лизага өйләндерергә теләгән иде. Әмма Таһир армиядән кайткач, башкалада аш-су осталарын әзерләүче училищеда укып йөргән югары оч Хәким кызы Финаны озата башлады.

Көнгә чыкса, Сафияттәй Лизаны теленнән төшермәде. Ләкин Таһир әнисен ишетергә дә теләмәде.

Бераз колхозда эшләп йөргәннән соң, Таһир шәһәргә китеп барды. Зур булмаган бер оешманың җитәкчесен йөртергә урнашты. Фина укуын бетергәч, туй ясап өйләнештеләр.

Кыз сорарга баргач та, туйда да Сафияттәй кара коелып утырды. Колхозның баш бухгалтеры Ибрай, сатучы Хәдичә белән кода-кодагый булып яшәү өмете Лиза кияүгә чыкмыйча сүнмәде.

Фина белән Таһирга тормыш башлап китүләре җиңел булмады. Беренче елларны фатирдан фатирга йөрделәр. Эшләгән акчаларының фатир хакын түләүгә китүенә эчләре пошып: «Эх, кооператив фатир алырлык хуты булса иде», – дип куйган чаклары да булды. Сафияттәй Таһирның җиденче класстан бирле җәйләрен комбайн ярдәмчесе булып, армиягә кадәр, аннан кайткач та эшләп, кассага җыеп барган акчасын, аларга бирергә ашыкмады. Таһир, сугыштан кайтмаган әтиләре өчен дә дөньяларын алып барган әнисеннән акчасын сорарга оялды. Сафияттәй бераздан ул акчаларны, ире белән ике бала үстергән, Нәсимә кызы исеменә күчертте.

Ил өстендә чыпчык үлми дигәннәре дөрес икән. Берничә елдан Таһирга эшеннән уртак кухня белән булса да, бер бүлмә бирделәр. Ашханәдә пешекче булып эшләгән Финаны да, ашханә мөдире итеп үрләткәч, тормышлары җиңеләеп китте.

Фина ике бүлмәле фатирга күченгән вакытны чираттагы ялын алды. Иң беренче итеп Коръән мәҗлесе уздырып алырга булдылар. Икесенең дә әниләрен (Финаның әтисе күптән мәрхүм иде), олы яшьтәге туган-тумачаларын эндәштеләр. Яңа күршеләре Зөһрә икенче этажда Шәмсия исемле абыстай яшәгәнен дә әйткәч, Коръән укырга шул абыстайны чакырырга булдылар.

Фина үзе бик уңган, оста булса да, булышырга дип энесенең институтта укыган ике кызын да чакырган иде. Алар килгәч, Фина Шәмсия абыстай яшәгән фатирга төшеп китте.

Ишекне унбиш яшьләр чамасындагы ир-бала ачты. «Оныгыдыр, безнең дә балабыз булса, нәкъ шушы чама булыр иде, Аллаһы бирмәде шул», – дип уйлап куйды Фина.

– Исәнмесез! Бишенче этаждан, утыз сигезенче фатирдан мин. Шәмсия абыстайга йомышым бар иде, мөмкинме?

– Әбием янынамы? Керегез.

Фина онык артыннан зал ягына иярде. Тәрәзә төбендәге гөлләрләрнең яфракларын чистартып торган Шәмсия абыстай, Фина белән әллә кайчангы танышы кебек исәнләште. Ягымлы йөзле, җыйнак гәүдәле абыстайга карап: «Бигрәк яшь күренә, Коръән укуы дөрес микән?» — дип уйлап куйды Фина.

– Яшем бар минем, сиксәнне уздым, балам.

Фина сискәнеп китте. Уйларны укыймы әллә?

– Әйдә, утыр, балам, ачуланмасаң бер сүз әйтәм.

Фина диван читенә кыяр-кыймас кына килеп утырды. Эченә бераз курку да килеп керде: абыстай ничектер аңа бик текләп карый төсле тоелды.

– Балагыз булмаган бит сезнең. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз?

Фина кинәт кенә биргән сорауга, нәрсә дип җавап бирергә белми торды. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз, диме? Беренче елларны, кеше өстендә фатирда торганда, авырга калмаганына сөенеп йөрде ул, врачка-мазар күренеп тә мәшәкатьләнмәде. Өч ел яшәгәннән соң, врачка күренгән иде, бала таба аласың, ирең килсен, диделәр. Тик Таһир хастаханәгә бармады. Финаны да бала сорап җәфаламады. Бүген кырыкны куганда бала алып кайту өмете икесендә дә сүрелгән иде инде.

– Сездә бит врач чире булмаган, балам.

– Нәрсә булган соң, әллә бозым-фәлән булганмы? Инәй дә шулайрак әйтә торган иде өйләнешкән елларны.

– Беренче кичегездә үзегез генә кунмагансыз, бер яшь бала булган. Балагыз булмасын өчен, бала белән бозганнар сезне.

Фина ышаныргамы, ышанмаскамы дигәндәй, абыстайга карап куйды. Чынлап та ул кичне Нәсимәнең өч яшьлек кызы Рәфинә алар янында кунды.

Кайнанасы Сафиянең: «Ул сезгә комачауламас, бик тиз йоклап китә, төнлә уянмый», – дигәне әле дә хәтерендә тора.

Финаның күзләрендә очкыннар кабынып, битләре алланып китте.

– Абыстай, безнең балабыз булачакмы?

– Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас…

Фина Шәмсия абыстайдан ишеткәннәрен иренә сөйләргә икеләнде. «Ир-ат мондый нәрсәләргә ышанамы? Фатир котларга килгәч, туган апа белән киңәшләшермен әле, ни дисәң дә, ул олы кеше. Догасы ничегрәк икән? Ярый, анысын инәй дә белә торгандыр, сорармын», – дигән уйлар белән чикләнде.

Шаулап-гөрләп өй туе мәҗлесләре дә узып китте. Финаның яллары бетеп, эшкә чыкты. Тормыш аларны үзенең мәшәкатьле кочагыннан чыгармыйча, алга тәгәрәтте. Абыстайның: “Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас”, – дип биргән киңәше дә әкренләп онытылды, туган апасы белән дә иркенләп бу турыда сөйләшергә җае чыкмады.

Фина, гадәттә, иртән эшкә җиде тулмас борын чыгып китә дә, өенә кичке сигез тулып киткәндә генә кайтып керә. Әлдә үзе ашханә мөдире булып эшләгәч, һәр кирәкле җирдә таныш-белеше бар. Заманы шул, нишлисең – “алыш-биреш – артҡа тибеш”. Чират торырга калса, төнсез дә кайтып кермәссең. Хәер, чират торганнарга нәрсә эләгә дисең инде, бөтен яхшы әйбер “итәк астыннан” озатыла. Әле үзеңә генә алу юк, ике якның нәсел-нәсәбен дә кайгыртырга кирәк. Фина кулдан килгәнчә, гел ярдәм итеп килде. Үзләре дә, балалары да булмагач, ялларда фатир саклап ятырга тырышмадылар, күбрәк авылга кайту ягын карадылар. Дөрес, үзләрен дә буш озатмадылар – кем әйтмешли, мае-каймагы акмаса да, тамып торды.

“Бар да яхшы инде, шөкер, балабыз гына юк”, – дип көрсенеп алды бүген кич эштән кайтканда Фина. “Әллә бу ялда тагын абыстай янына кереп, сөйләшеп чыгасы инде, нинди догалар укырга кирәк икәнен дә язып алырмын. Йә, шулай итим әле, инәй әйтмешли, аллабирса, аллабирса! Кызыбыз булса иде. “Кыз бала өйгә бизәк”, – диләр бит. Алай дисәң, авылдагы бер түтәсе алты кызын да кияүгә биргәч: “Атадан алтау туса да, үз улың булмаса, ялгызсың”, – дип, күрешкән саен әйтә. Шулай уйларына бирелеп, тукталышын узып киткәнен дә сизми калды. Инде ярты еллап монда яшәсәләр дә, һаман да өйрәнеп бетеп булмый шул әле. Гадәттә, Таһир иртәрәк кайта һәм аны каршы алырга килә, чөнки кайбер көннәрдә сумкалар бигрәк авыр була. “Бүген сумкам авыр түгел”, – дип, Фина үтеп киткән тукталыш арасын җәяү генә атларга уйлады. Үкчәле итекләре белән кардан әллә ни майтарып булмаса да, булдыра алган кадәр тырышты, тирләп чыкты. Үзләренең тукталышына ун минут дигәндә килеп тә җитте. Тик анда Таһир күренмәде. “Әллә эшендә бер-бер хәл булдымы? Алай дисәң, эш телефоныма шылтыратып әйткән булыр иде. Ярый, хәерлегә булсын, башка язмаган уйлар килеп тик тора, бәлки, көткән-көткәндер дә, кайтып киткәндер”.

Подъездлары каршында кешеләр җыелып торганын күргәч, Финаның йөрәге “жу” итеп китте. Тирләгән аркасына боздай салкын су сипкән кебек булдылар. Халык арасыннан күзләре белән ирен эзли башлады. “Уф, әнә басып тора ич! Котымны алды!” Финаның йөзендә: “Нәрсә булган, нишләп халык җыелган?” – дигән сорау аерым-ачык күренеп ятканга, ире пышылдап диярлек аңлатып бирде. “Шәмсия абыстай китеп барган. Ярдәм кирәк булса дип, күрше-тирә сөйләшеп тора идек, сине каршы алырга да шуңа баралмадым”. “Шәмсия абыстай!?” – дип кабатлап сорады Фина. “Әйе”, – дигәч, иң кирәк кешесен югалтканын аңлап, сыгылып төште. Икенче көнне Шәмсия абыстайны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Фина белән Таһир күрше-күләннәр белән аны каладагы йортыннан мәңгелек юлына озатып калды.

Атна-ун көн узгач, абыстайның килене Талия ханым Финага эченә ниндидер язу салынган конверт кертте. “Әнкәй, вафатын сизенгәндер, мине күмгәч, тапшырырсыз, дип, сезнең исемне һәм фатир номерын әйтте”.

Фина алтын тавына юлыккан кебек, конвертны ачып, эчендәге язуны йотлыгып укырга кереште. Анда ул укырлык һәм аңларлык итеп догалар язылган иде. “Рабби һәбли минассалиһин” (И, Раббым, Син миңа изге бала бир). “Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин” (Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе).

Бер елдан соң Таһир белән Фина яшәгән фатирдан яшь бала елаган тавыш ишетелә башлады.

Люция ӘБЛИЕВА. Өмет

Фото ачык чыганактан алынды.

Бәйле