Укытучылар өчен күңелле хәбәр бар

-- Лэйсирэ

Бердәм дәүләт, 9 һәм 11 сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уздыруда катнашачак педагогларның барысына да компенсация түләнәчәк, дип яза Мәгариф. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

– 2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең мөһим яңалыгы – ТР Министрлар Кабинетының «Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм уздыру эше өчен педагогик хезмәткәрләргә компенсацияләр турында» Карарына үзгәрешләр кертелүе, — диде министр.

Рафис Борһанов компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итүен белдерде.

Быел Татиарстанда имтиханнарны оештыруда 7 000 якын укытучы катнашыр дип көтелә.

Фото: Пиксабай

Бәйле