«Балалар бакчасында чәчне үрә торгызырлык хәл чыккан»

-- Лэйсирэ

Берсе баласын мәктәптән алып, өйдә укытуга күчергән, икенчесе бакчада балага исеме һәм әтисенең исеме белән дәшмәгән өчен, тәрбиячене судка биргән, өченчесе туган сабыйга, гомумән дә, прививка ясатуга каршы, дүртенче­се… Әлеге исемлекне бик озак дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Хәзерге әти-әниләр берсеннән-берсе шаккатыра. Тик белгечләр генә гаҗәплә­нергә ашыкмый. 90 нчы елларда туган “югалган буын” әти-әни булу яшенә җитте, ди алар. Алардан ни көтәсе?

Санкт-Петербургтагы гадәти бер балалар бакчасында чәчне үрә торгызырлык хәл чыккан. Ике әни ызгыша торгач, берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Сәбәбе дә билгеле: әниләрнең берсе икенчесен “Ватсап”тагы балалар бакчасы төр­кеменнән чыгарган булган. Хәзер икесе дә полиция юлын таптый. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатканнар. Зыян күргән хатын-кыз әйтүенчә, социаль чел­тәрдәге төркемнән чыгарылган әни гел мескенләнеп хәбәрләр язып яткан. “Йә баласын бакчадан алырга кеше юк, йә тәрбия мәсьәләсенә бәйле фикер сорый (сөйләшәсе килгән, күрәсең), йә акча юклыктан зарлана”, – дигән ул. Шуңа күрә аны төркемнән чыгарырга булганнар. Хәзерге кебек иң якын туганнар да уртак тел таба алмаган заманда чит кеше кайгысы кемгә кирәк булсын? Әти-әниләр комитеты җитәкчесе “Ватсап”тагы төркемгә керү юлын япкач, әлеге гамәлне үзен “мыскыл итү” дип бәяләгән хатын кулына пычак алудан башка чара тапмаган, күрәсең. Ул көндәшенең битен яралаган.

Кызганыч, балалар бакчасы, мәктәпләрдә әти-әниләр арасында мондый талашу-кыйнашу очраклары еш күзәтелә башлады. Февраль башында гына Мәскәүдәге мәктәп­ләрнең берсендә ике әни сугышкан. Берсе икенчесенең кулын сындырган хәтта. Узган ел ахырында башкаладагы балалар бакчаларының бер­сендә әти-әниләр җыелышына килгән өлкәннәрнең урамга чыгып якалашуы турында яздык. “Бүген белем бирү учреждениеләрендә батырлар гына эшли. Чөнки баладан бигрәк, әти-әниләр белән уртак тел табуы авыр. Алар “мин”нән артыкны белми”, – ди Казандагы балалар бакчаларының берсендә тәр­бияче булып эшләүче Гөлназ Сәлахиева.

“Социаль челтәрдәге төркемдә акча мәсьәләсендә ярты елдан бирле талашабыз, уртак фикергә килгән юк, – ди әти-әниләр комитеты вә­киле Айгөл Мөхәммәт­гәрәева. – Балалар бакчасында чыгарылыш ки­чәсенә әзерләнәбез. Башта альбом сайлый алмыйча мәш килдек, хәзер балаларга нәрсә бүләк итәргә икәнен белмибез. Берәүләр 800 сумлык китап сатып алырга тәкъдим итә, икенчеләр, акча юк дип, ручка-карандаш тутырылган пенал алмакчы. Ике куянның койрыгын берьюлы тоталар, имеш. Миңа, мәсәлән, 200-300 сумлык кына пенал кирәк­ми. Мин кызыма сыйфатлырак уку әсбаплары сатып алачакмын. Төркемдә болай фикер йөртүчеләр күбрәк. Бер-берсенә әллә ниләр язып бетерделәр инде”.

Психологик фәннәр докторы Владимир Кудрявцев фикеренчә, әти-әниләр арасында ызгыш-талаш кемнеңдер хәллерәк, ә кемнеңдер кесә ягы таррак булу аркасында гына килеп чыкмый. “Җәмгыятьтә социаль бүленеш һәрвакытта да булган. Кешегә сайлау иреге бирелә. Ә аннан ничек файдалану – һәркем­нең үз эше. Тәкәбберләнеп, югарыдан гына караш ташлыйсыңмы, әллә башкаларны да аңларга тыры­шасыңмы, моны фәкать син генә хәл итәсең. Хәзерге әти-әниләр бер-берсен ишетми дә. Ә аралаша бел­мәгән кешедә теләктәшлек, бердәм­лек кайдан чыксын?” – ди ул.

Балигъ булмаганнар өчен социаль реабилитацияләү үзәге директоры Владислав Никитин сүзләренә караганда, бүген “проблемалы әти-әниләр” саны артты. “Эш шунда ки, бүгенге әти-әниләр ул – 90 нчы елларда туган балалар. Аларның тәр­бия дәрәҗәсе без көткән кадәр түгел, чөнки “югалган буын” балачактан чыгып җитмәгән. Ул елларда әти-әниләрнең бала карап утырырга артык вакыты булмау сәбәпле, бүген үзләре дә әти-әни яшенә җитүчеләргә балачакта тәрбия һәм наз җитмәгән. 1990 нчы елларда гаи­лә традицияләре чәлпәрәмә ки­лү бүгенге нәтиҗәләргә китерде дә инде. Совет чорында, яхшымы ул, начармы, тәрбия мәсь­әләсенә дә аерым караш барлыкка китерде. Ә аның җимерелүе, иң беренче чиратта, гаилә­ләр­гә китереп сукты. Ул елларда белем бирү мохите дә зур үзгәреш кичерде: балалар бакчалары һәм мәктәпләр тәрбияләүдән баш тартып, фәкать укытуга гына күчте. Ахыр чиктә нәрсә килеп чыкты? Кайнатма! Кирәкмәгән һәм зарарлы нәрсәләр үзара кушылды. Гаи­лә белем бирү өлкәсенә артык нык тыкшына башлады, ә бу яхшы түгел, әлбәттә. Әниләрнең бакчага барып сугышуы – моның ачык мисалы”, – ди белгеч. Ә мондый әти-әни­ләрдән нинди балалар үсеп җитәр…

90 нчы еллар буыны (аларны “Y” яки “мин-мин”нәр буыны дип тә атыйлар) вәкилләре дип 1984 елдан 1996 елга кадәр туучыларны атыйлар. Дөрес, социологлар төгәл чикләрне атарга яратмый. Бу – күчеш чорына туры килүчеләр.

(Эльвира Вәлиева/“Ватаным Татарстан”, /№ 33, 01.03.2019/)

Бәйле