Марат Шәйбәков фикеренчә иң кадерле бүләк нинди?

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков 8 март көнне ял итәме, бәйрәмне гаиләсенә багышлыймы? Бу хакта һәм, гомумән, әлеге матур бәйрәм белән бәйле истәлекле вакыйгалары турында җырчының үзеннән сораштык.

“Бүген – 7 март кызу көн! Башта ЮХИДИ идарәсендә эшләүче кызларны котладым, аннан соң тагын бер оешмага бардым. Бүген Уфа янында урнашкан бер бистәдә концерт куябыз. Хатыным белән кызыма чәчәк бәйләмнәре бирдем дә концертка чаптым. Иртәгә – 8 мартта да концертым булачак. Ә гадәттә, 8 март көнне мин ял итәм”, дип сүзен башлады Марат.

Җырчы белән 8 март белән бәйле хәтирәләр турында да сөйләштек. “Иң кадерле бүләк – үз кулларың белән ясаганы. Мәктәптә укыганда, мәрхүмкәем инәйгә открытка бүләк итә идем. Быел аның арабыздан китүенә 3 ел була. Ул үләсе елны авылда Сабан туе оештырдым. Дөрес, мин аны ел да оештырам. Ул елны Сабан туена бик күп дусларым кайтты. Инәй очып кына йөрде, биеде, кунакларны да мул табын белән кунак итте. Ике көннән соң иртән үзен начар хис итте. Ә мунчадан чыккач, “хәлем бетте әле” дип ятты да китеп тә барды. Менә шулай инәйсез калдык”, — дип искә алды җырчы.

Марат Шәйбәков әнисенең үзе кебек үк җырга-моңга гашыйк булуын әйтте. “Минем тәүге концертларымны алгы рәткә утырып карый иде. “Синең өчен борчылып, кулларым калтырый”, — дия иде. Аннан соң инде алай борчылмады, минем өчен күңеле тыныч булды. 8 март җиткән саен балачакта инәйгә бүләк иткән открыткаларым искә төшә. Менә быел ул хәтирәләрне сезнең белән яңарттым”, — диде Марат Шәйбәков.

Билгеле булганча, 14 мартта Казанның “Ленин” Мәдәният йортында Марат Шәйбаковның концерты узачак.

 

Бәйле