«Хәтерегездә озак саклансын!» — Рөстәм Миңнеханов 8 Март белән котлый

-- Лэйсирэ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Кадерле ханымнар һәм туташлар!

Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән безнең илдә ул һәрвакыт бөтенхалык тантанасы булды һәм шулай булып калачак та.

Шагыйрьләр, язучылар, фикер ияләре төрле чорларда, гүзәл затларныңчибәрлегенә, акылына, сәләтенә, мөлаемлегенә, шәфкатьлелек һәм юмартлыгына соклануларын белдереп, аларны искиткеч матур гыйбарәләр белән бүләкләгән. Ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кыз аеруча сөйкемле, иң матур сыйфатларга ия була. Дөньяга китергән әнкәйләргә без гомер буена бурычлы, аларның назы, яратуы тормышта терәк, ышаныч бирә, мәрхәмәтле, гадел гамәлләр кылырга рухландыра.

Бөек башлангычлар гәүдәләнеше булган Ватан-ана –безнең өчен бигрәк тә олылауга лаек образларның берсе. Туган җиргә эчкерсез мәхәббәте, корычтай нык ихтыяр көче риваятьләргә күчкән хатын-кызларның шөһрәтле исемнәре күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге яши.

Бөек Ватан сугышы дәһшәтен һәм сугыштан соң илне аякка бастыру кыенлыкларын ир-атлар белән бертигез күтәргән хатын-кыз ветераннарыбыз, аларның каһарманлыгы белән горурланабыз. Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлыйм һәм мондый бәйрәмнәрнең тормышыгызда күбрәк булуын телим. Илебез һәм халкыбыз хакына кылган барлык игелекләрегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.

Татарстанда яшәүче ханым-туташлар мәдәният, мәгърифәт, фән, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә. Сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар аерым хөрмәткә лаек. Алар республиканың җитештерү өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Сезнең һәрберегез, мөхтәрәм хатын-кызлар, җәүһәргә тиң, сез – Татарстанның байлыгы, хәзинәсе.

Сезгә иминлек, тынычлык, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәвегезне телим. Бу бәйрәм сокландыргыч мизгелләре, кабатланмас яңа тәэсирләре белән хәтерегездә озак саклансын!», — диелгән Рөстәм Миңнехановның котлавында.

Татар-информ

Бәйле