Җырчы ир-атлар 8 мартка хатыннарына нәрсә бүләк итә, ә хатыннары нинди бүләк көтә [кызыклы сораштыру]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, без йолдызлы гаиләләрдән кызыклы сораштыру үткәрдек. Охшаш эчтәлекле сорауларны җырчыларның һәркайсына аерым-аерым бирдек. Ирләрдән, моңа кадәр 8 мартка хатыннарына нинди бүләк ясаулары, бу елны ничек сөендерергә теләүләре хакында белештек, ә хатыннарыннан киресенчә, ирләреннән нинди бүләк алырга теләүләрен сорадык. 

Гөлназ Шәрипҗанова: 
Лалә чәчәкләрем инде тәрәзә төбендә. Аның бүләген мин үзем сайладым, мунчадан чыгу белән кияргә йомшак “вафельный” халат алдым, нихаять. Кичә кич белән Илсур тәмле кичке аш әзерләде, шулай бәйрәм иттек, чөнки бүген концерт куясыбыз бар.
Илсур Шәрипҗанов: 
Без алай бер-беребезне олы бүләкләр белән сөендермибез, бәйрәмнәрдә бүләкләр сорамаска дип, өйләнешкәч тә сөйләшеп куйдык, чөнки алар уртак бюджеттан алына. Тик шулай да игътибарсыз калдырмаска булдым, баналь булса да, 7се көнне лалә чәчәкләре бүләк иттем һәм Гөлназның телефонының заряднигы эшләми башлаган иде, зарядник бүләк иттем.

Рәмилә Хәйретдинова: 
Рамил ел саен 8 март көнне чәчәк бәйләмнәре бүләк итә… ә инде чәчәкләргә өстәп тагын бер бүләкне үзем сорап алам. Йә парфюм, йә күлмәк… Соңгы вакытта, акчалата бирсәң дә ярый, дип еш кисәтә башладым. Ә бу елга килгәндә, ял итәргә барасым килә, ардым, дип берничә тапкыр әйттем. Юллама көтәм инде, әмма уңай җавап әлегә ишетмәдем.
Рамил Хәйретдинов: 
Соңгы арада әллә ни зур бүләкләр алган юк, үзенә нәрсә кирәк, теләсә кайсы вакытта сорап яки тартып булса да ала. Ә быел исә, аны әйбәтләп арыганчы бер көндә, 8 мартта, берничә банкетта, концертларда эшләтәчәкмен, гел ял итеп йөрергә ярамый.

Эльмира Гыйльфанова: 
Рафил мине беркайчан да игътибарсыз калдырмый. Узган ел ул миңа колбадагы шиңми торган роза чәчәге бүләк иткән иде, чыннан да шиңми икән, шундый матур. Мин ничек сөендерсә дә, кәнәгатьмен, иң мөһиме игътибар бит. Сайлана торган кеше түгелмен, энә дә бүләк, дөя дә. Иң мөһиме – яраткан иремнән.
Рафил Җәләлиев: 
Быелгы бүләгем турында әйтмим. Анысы – сюрприз. Эльмираның инстаграм бите сатар аның нәрсә икәнен. Ел да кирәкле бүләк бирергә тырышам.

Зинира Рамазанова: 
Ризат гадәттә лалә чәчәкләре алып кайта. Ризатның сеңлесе Гөлсирин дә безнең белән тора. Аңа, кызыбыз Айгизә, миңа ала. Чәчәкләр белән матурлык кибетеннән йә сертификат, йә парфюм, йә косметика бүләк итә. “Зинирага нәрсә кирәк микән?”, дип сеңлесе белән киңәшләшеп, гел кирәкле әйберләр генә ала. Бу елны да нәрсә алса да кәнәгать.
Ризат Рамазанов: 
Нәрсә бүләк итим? Кирәкле әйбер алам, әлбәттә. Башта чәчәк бәйләме, аннан сеңлекәштән сорыйм да, берәр плойкамы, шундый кирәк-ярак бирәм. Быелгысын әйтә алмыйм. Үзе янда утыра.

 

Бәйле