Башкортстанда пациент бөерендә 4 ел энә йөртә

-- Лэйсирэ

Башкортстанда яшәүче Рөстәм Гибадуллинның бөерендә 4 ел буена энәгә охшаш металл әйбер йөргән. Аны операция вакытында табиблар калдырган, дип яза Өмет.

Ир кеше сөйләвенчә, бөерләрендә ташлар булу сәбәпле, ул Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә килеп эләгә. Аңа операция ясыйлар һәм өенә кайтырып җибәрәләр. Әмма хәле яхшырмый. Тикшерүләр үтә торгач, бер елдан соң аның тәнендә чит әйбер булуы ачыклана. Компьютер томографиясе 4 сантиметр озынлыгындагы энәгә охшаш предмет барлыгын күрсәтә. Ир шунда ук операция ясаган хирургка килә. Аның сөйләвенчә, табиб аңа адекват түгел кебек тоела.

Рөстәм Гибадуллин өч ел буена төрле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә, әмма бер табиб та энәне ала алмый. Ә менә Израиль һәм Германия клиникалары ризалык бирә. Ләкин алар операцияне миллионга якын сумга бәяли.

Ирнең бәхетенә, кирәкле техник корылмалар Башкортстан дәүләт медицина университеты клиникасында да табыла. Һәм биредә аның бөереннән ят нәрсәне алалар.

Дүрт ел буе бөерендә энә йөрткән Рөстәм Гибадуллин судка мөрәҗәгать итә. Тикшерү эшләре инде икенче ел бара. Беренче экспертиза медицина хезмәткәрләренең гамәлләрендә тәртип бозуны тапмый. Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсеннән әйтүләренчә, әлеге очракны табиблар комиссиясе караган, материаллар судка тапшырылган.

Пациент үз хокукын яклавын дәвам итә: әхлакый һәм сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен ул 950 мең сум компенсация таләп итә. Алда аны чираттагы медэкспертиза һәм суд утырышы көтә.

Фото: скриншот

Бәйле