Җырчы Иркә: «Артта йодрык күрсәтүләрдән туйдым»

-- Гузель

//Tatar today//

Татарстанның атказанган артисты җырчы Иркә Инстаграмда яңа пост урнаштырган. Ул анда дуслык хакында фикерләре белән уртаклашкан һәм язылучыларыннан бу турыда фикерләрен сораган. 

«Матур сүзләр әйтеп, кочып, мактап, елмаеп, үбеп…һәм башкалар…Ә син борылуга артың белән (башка кешеләрнең матур сүзләрен тыңларга) артта йодрык күрсәтүләрдән тууууйдыым… Ике йөзлелек хай күбәйде. Ышанырдай дуслар бар микән?» — дип уртаклашкан Иркә.

«Ни булды дип сорамагыз, барысы да шәп. Бер танышым елап шалтыратты, жәлләдем… Предали опять друзья ди. Ышанмыйм мин дуслыкка ди», — дип аңлаткан җырчы.

Иркә әлеге темага Инстаграмдагы дусларыннан фикерләрен сораган. «Бу тема буенча мина күп сорау бирәләр, сезнең белән дә кабат аралашым килә… Бәлки бу кыз да сезне укып, фикерен үзгәртер», дип язган Иркә.

«Алла сакласын! Гомер иткән ирләре дә сата, дус кем соң ул? Дошман», «Эх кызлар, ышанмагыз дуслыкка. Безнең дуслыкка 40 ел үтте, әле дә шул дустым аяк чала. Кемлеген белсәм дә, әлегә әйткәнем юк үзенә. Яши бирсен, яхшылык күргәне юк бит. Миңа шундый начар, дип зарланып карагыз, елмаеп җибәрәләр дуслар», «Укыдым да, хәйран калдым. Ышанма беркемгә, дип бигрәк дөрес әйтелгән. Иреңә дә.. Аны котыртучы туганнары булганда бигрәк тә…», дип язганнар әлеге пост астына.

View this post on Instagram

Матур сузлэр эйтеп,кочып ,мактап,елмаеп,убеп…..хэм башкалар….Э син борылуга артын бн(башка кешелэрнен матур сузлэрен тынларга)артта йодрык курсэтулэрдэн тууууйдыым….Ике йозлелек хаай кубэйде.. Ышанырдай дуслар бар микэн??? Ни булды дип сорамагыз,барсы да шэп?Бер танышым елап шалтыратты,жэллэдем….Предали опять друзья ди..Ышанмыйм мин дуслыкка ди..Бу тема буенча мина куп сорау бирэлэр,сезнен бн дэ бу темага кабат аралашым килэ..Бэлки бу кыз да сезнен фикерне укып ,фикерен узгэртер.

A post shared by Иркә (@irke_official) on

Бәйле