Җырчы Гүзәлия: «Мондый хәл минем белән дә булачак, аннан куркырга кирәк түгел»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина

Күптән түгел Казанда тәүге концертын куйган җырчы Хәким, тиздән Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Сер түгел Хәким продюсеры Гүзәлия белән эшли. Аларның киләчәккә дә планнары зурдан икәнен Хәким Tatar todayга белдергән иде. “Алга таба барырга минем өчен барысын да эшләгән гениаль продюсерым бар. Татар эстрадасындагы иҗатымны рус эстрадасы белән бергә алып барырга уйлыйбыз. Җырланы рус телендә дә, инглиз телендә дә язабыз”, дип уртаклашкан иде Хәким.

Ә Гүзәлиянең киләчәккә планнары нинди соң, үзенең сольный иҗаты өстендә эшләячәкме, продюсерлык белән шөгыльләнүен дәвам итәчәкме? Әле сорауларга җавапны без Гүзәлиянең үзеннән сорадык.

“Хәзерге вакытта җырлыйм да, язам да. Бөтенесе бергә бара инде. Киләчәктә үземне күбрәк продюсерлык белән бәйлисем киләм. Минем яшем дә бара, сәхнәдә яшьләр, матурлар, талантлылар бик күп, аларга юл бирергә кирәк. Җыр язуга килсәк, кайчандыр мин дә яза аламам, дигән уй бар, чөнки һәр композиторның үз вакыты бар”, диде Tatar todayга Гүзәлия.

Башка композиторларга карап, әйтә алам, ниндидер билгеле бер вакыт аралыгында эшли дә, ул популяр була, күтәрелә, аны яраталар, аның җырларын җырлыйлар, ә аннары әкрен-әкрен генә сүрелә бара. Мондый хәл минем белән дә булачак, аннан куркырга кирәк түгел, мин аңа әзерлек алып  барам”, диде җырчы.

Яңа  җырчылар белән дә эшләргә теләге бармы икән дип тә кызыксындык. “Мин продюсер булырак әле өйрәнәм генә, аның нечкәлекләре бик күп икән. Әлегә әйтә алмый, көчем Хәкимгә генә җитә, ләкин планда бар”, дип уртаклашты Гүзәлия.

Соңгы арада продюсерлык мәктәбе ачу турында җырчылар арасында популярлашып киткән фикер Гүзәлиядә дә бармы икәнлеген белештек. “Андый амбицияләрем юк минем, җырчылар белән генә шөгыльләнергә исәп. Ә укыту, миңа калса, авыр эш ул. Үз өстемә андый зур вазыйфаны ала алмыйм мин. Минем укыта торган белемем дә юк, теләгем дә”, диде Гүзәлия.

Бәйле