Чистайда бульдозер гараж һәм сарайларны изә. Сәбәбе мондый

-- Лэйсирэ

Чистайда бульдозер ярдәмендә рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүткәннәр. Урицкий урамы буенча 67 номерлы күпфатирлы торак йорт янында рөхсәтсез төзелгән гаражлар һәм сарайлар булган, дип яза Татар-информ.

Быел 23 гыйнварда шәһәр хакимияте аларны сүтү нияте турында мәгълүмати хәбәрләр урнаштырган.

Шәһәр Башкарма комитеты, хәбәрләрне таратып, корылма хуҗаларына сарайларга үз хокукларын күрсәтергә вакыт биргән, әмма закон билгеләгән вакытта беркем дә моны эшләмәгән. «Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 222 маддәсе нигезендә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55.32 маддәсе тәртибендә корылмалар сүтелде», – дип билгеләп үтә басма.

Чистайда законсыз корылмаларны сүтү эшен дәвам итү күздә тотыла.

 

Бәйле