Татарга нинди хатын кирәк?

-- Лэйсирэ

6 мартта танылган татар мөслимәсе Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел булды. Шул уңайдан Казандагы Галиев мәчетендә хатын-кызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына багышлап “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү үткәрделәр.

Мөхлисә Бубый 1869 елда Әгер­җе районының Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әнисеннән ала, аннары туганнары Габдулла һәм Гобәйдулла­да укый. Аны яшьли үзеннән шактый өлкән яшьтәге муллага кияүгә би­рәләр. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары туа. Мөхлисә кияүгә чыккач та, әти-әнисе, туганнары кебек халыкка гыйлем таратырга хыяллана. Ире исә моны өнәми. Хатын аннан аерылырга тели, тик ире талак әйтми. 1895 елда бер туганнары Мөхлисәне ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайтып китә. Шуннан соң актив эш­чәнлеге башлана. Мөхлисә Бубый – Россиядә беренче хатын-кыз казыя, кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы. Казыялык чорында 1917 елдан Уфада эшли башлый. Диния нәзарәте­нең гаилә эшләре белән җитәк­челек итә, метрика кенәгә­лә­рен тутыра, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга сала, газета-журналларга мә­ка­ләләр яза, аларда хатын-кызлар­ның гаиләдә тоткан вазифалары, җәмгыятьтәге урыны, телне, гореф-гадәтләрне саклау бурычы яктыртыла.

Егерменче йөздә илдә барган үзгәрешләр алар гаиләсенә кагылмыйча узмый. 1937 елда Мөхлисәне һәм тагын 6 мөселман зыялысын революциягә каршы милләтчел эш алып баруда гаепләп, үлем җәзасы­на хөкем итәләр. Ул Уфада атып үте­релә, исеме 1960 елда аклана. Мө­х­лисә Бубый һәм аның туганнары нинди генә сынауларга тарыса да, диндар һәм көчле рухлы кеше булып кала. Ә бүген татар мөслимәлә­ре нинди? Ничек итеп нык гаилә тө­зергә? “Түгәрәк өстәл” янында сөй­ләшүдә дин әһелләре, мөгалли­мә­ләр шул сорауларга җавап эзләде.

Россия Ислам институты мөгал­лимәсе Рафилә Гыймазова чыгышында әйтеп үткәнчә, теге елларда мөселманнар арасында Мөхлисә­нең эшчәнлеген хупламаучылар да шактый була. Шәригать ягыннан хатын-кызның казыя булуы кабул ителми, муллалар аңа буйсынырга тиеш түгел, дигәннәр. Икенче як исә, гаилә мәсьәләләрен имамнарга караганда Мөхлисә Бубый яхшырак хәл итә, ди. Ул чорда да күпха­тынлылык мәсьәләсе, шуннан соң килеп чыккан проблемалар кискен торган.

Хәзерге чорда хатын-кызның активлыгы ничек чагылыш таба һәм мөселман гаиләсе нинди булырга тиеш? Диния нәзарәтенең голәмә­ләр шурасы сәркатибе Рөстәм Нургалиев фикеренчә, гаилә ир белән хатын арасында төзелергә һәм шә­ригать нормаларына туры килергә тиеш. Канун бозылмый икән, гаилә төрлечә яшәргә мөмкин. Әйтик, бер гаиләдәге хатын-кыз гел күз уңында, икенчесенеке өйдән чыгып йөрми, күзгә-башка чалынмый. Берсенә дә гаеп ташлап булмый. Нык гаилә төзеп, соңыннан проблемалар чишеп йөрмәс өчен, яшьләргә ата-ана киңәшен тоту, аларның фатихасын алу кирәк. Кызганычка, кайбер оч­ракта әти-әни кияүне никах вакытында гына күрә. “Кызны кияүгә би­рү – ата өстендәге олы вазифа, ул үзенең баласына кем туры килүен яхшырак белә, – ди Рөстәм хәзрәт. – Кызның егете ошап бетми икән, син әйбәт, ләкин безнең кызга кияү турында уйлау иртәрәк әле, кәләшне башка җирдән сайлый тор, дияргә мөмкин”. Аның фикеренчә, мәһәр хакын да ата билгеләве әйбәт. Аның күләме бүгенге заманда 1–2 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. Кияү, түли алмыйм шул, әлегә өй­ләнүне кичектерәм дип, качып китү ягын карамый икән, кәләше ул сумманың бер өлешен алгач, калганыннан баш тартса да, йоланы бозмый. 2 миллион торган хаты­н­ның ир алдында дәрәҗәсе дә зуррак була. Тормышта нәрсә күрәбез: га­дәттә, кәләш ягы 5-6 мең тәңкәлек алка, чылбырга кыз биреп җибәрә. Кияү кәләшне арзангарак, машинаны кый­баткарак алу яклы һәм аңа, әлбәттә, шул тимер кисәге кадер­лерәк. Хатынын кайгыртмаса да, машинасын саклап кына тора, ватылса, тагын акча чыгарасы бит. Ә хатынга ни булсын? Ул канәгатьләндерми башлый икән, мөселманга икенче, өченче хатын бетмәгән.

Рөстәм Нургалиев ирләрне, арзан хатыннан арзан балалар туа, дип тә кисәтә. Аның фикеренчә, үзеңнең хәләлеңә акчаны кызгангансың икән, кызларыңа да зур хак куя алмаячаксың. Яратам дип кенә эш бетми, ярату күп вакыт акылны томалый. Гаилә корганда аек акыл белән карар кылырга кирәк. Кияүгә чыккан мөслимәнең өйдә хокуклары күп булган кебек, бурычлары да аз түгел. Бала тәрбияләү, ирне карау тулысынча аның өстендә. Бала карарга җитешми икән, җәмәгать эше­нә чыга алмый. Балалар үскәч, ир­кенләп эшләргә мөмкин. Ул иренең рөхсәтеннән башка хәтта әнисе янына да чыгып китәргә тиеш түгел. Безнең гүзәл затлар ир сүзен шулай хаклыймы, ә дигәндә җә дип кенә торамы, ә ир берүзе гаиләне тәэмин итә аламы? Сорауны ачык калдырыйк әле, һәркем үз каланчасыннан чыгып уйлансын, фикер йөртсен.

“Тышкы яктан ябынган, ләкин эчке яктан иманы нык булмаган кызлар да бар, – дип борчыла нәзарәт­нең социаль мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. – Кызларның кияүгә чыгасы килми. 22 яшьләрдә, сау-сәламәт чакта, нинди гаилә кору, карьера ясыйсы бар, диләр. Хатын-кызның бәхете ирдән, балалардан икәнне оныталар. Замана хатыннары ирләргә караганда күбрәк эшли, күбрәк уйлый. Берәр төрле чара оештыра башласаң да, кызлар килә, егетләр юк”. Диния нәзарәте 35 – 45 яшьтәгеләр өчен форум оештырачак икән. Анда да гаилә кыйммәтләре турында сөйлә­мәк­челәр. Бер үк ниятләре тормышка ашсын, 40 яшьлек буйдак егет­ләрне дөньяга чыгару авыр булачак. Мондый сүзләрне балалар бакчасыннан ук сөйләү дөрес түгелме икән?

Җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина әдәп-әхлак мәсьәләсе­нә игътибар итәргә чакыра. “Бөтен нәрсә бар, әхлак җитми. Милләтнең киләчәге – гаиләләрдә”, – диде ул. Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зин­нәтуллин сөйләшү барышында, бү­ген милләт анасын тәрбияләү мө­һим­ме, әллә бала анасынмы, дигән сорау куйды. “Хатын-кызның гаилә йөген үзе тартуы сугыштан соңгы елларда башланды, – ди Илнар хәзрәт. – Ирләр фронттан кайтмады, барлык эш хатыннар кулына калды. Без – шулардан туган балалар. Гаиләдә ир түгел, хатын хуҗа. Буыннан буынга шулай дәвам итә. Ирләргә ихтирам юк, моны балада әниләр генә тәрбияли ала. Нишләп ялгызлар күп, чөнки кызлар кызга охшамаган, аларда – ирләр холкы. Өйләнергә теләгән егетләргә сабыр холыклы кыз кирәк. Кызлар, кияүгә чыгасы килә дип, төннәр буе мендәргә капланып елый, ә үзләрен үзгәртергә теләмиләр…”

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 08.03.2019/)
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий