Җырчы Энҗе Шәймурзина зур ниятләр белән янып йөри

-- Лэйсирэ

“Үз бәхетемне табармын”, “Айның нуры”, “Син табарсың мине” җырлары аша халык күңеленә үтеп кергән Энҗе Шәймурзина белән очраштым. Зур ниятләр белән янып йөри икән җырчы.

– Никтер күбрәк кавыша алмаган ике йөрәк турында җырлыйсың. Моның берәр сәбәбе бармы?

– Андый җырлар халыкка ошый. Җырлаган вакытта залга карыйм, кайбер хатын-кызлар җырлап утыра, кайсылары елый. Чөнки мондый язмышлы кешеләр күп. Бер-берсен яратып кавыша алмау­чылар, ялгыз калганнар.

– Кая ашыга идең әле?

– 3 апрельдә Казанда булачак концертыма әзерләнәм.

– Бу ничәнче концертың?

– Башка җырчылар белән күп җыр­ларга туры килде, әмма үземнекен беренче тапкыр куям.

– Концерт куярга акча күп кирәк. Спонсорларың бармы?

– Чыгымнарын санап бетерә торган түгел. Бернинди спонсорым да юк, барысын да үзем күтәрәм.

– Афишаңнан күрдем, концертыңа Вадим Захаровны да чакыргансың икән.

– Әйе шул, Вадимны чакырган идем, әмма ул килә алмый. Филүс Каһиров булачак. Беренче концерт куйганда исемле артистлар булышса, ул зур шатлык инде.

– Халыкка нәрсә кирәген беләсеңме?

– Белеп бетереп булмый аны. Әмма кеше шуны эшли дип кабатларга җые­нмыйм. Минем үз тамашачым, үз юнәлешем.

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз

Фото җырчының шәхси архивыннан

Бәйле