«Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек» – «Шәһри Казан»

-- Гузель

Сөембикә апага – 79 яшь. Тик, күз тимәсен, яшем бара дип, тик утыра торганнардан түгел ул. «Урамга һава суларга чыккач та, без атлап барабыз, ә ул карга ятып тәгәри», – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйли туганы Фирдия апа. Кул эшенә дә оста, бәйли дә, тегә дә. Әнә «көрпәләр» дә бәйләгән. Әтнә ягында урындык япмаларын шулай атыйлар.

Сөембикә апаларның өйләре дә үзенчәлекле. Йортка кергәч тә, идән астына төшеп киткән бер бүлмә бар. Баксаң, ул аш бүлмәсе икән. Анда текә баскычтан төшәргә кирәк.

– Элек аш исе түр якка чыкмасын өчен ясаган булганбыз инде. Каенсарда күп кешедә иде шундый йортлар. Күбесе подвалны бетерде. Ә без калдырдык әле. Баскычтан менеп-төшеп йөрү гәүдәне зифа тотарга ярдәм итә бит, – дип шаярта Сөембикә апа.

Безгә чәй әзерләгән арада да ничә катлады икән ул баскычларны? Аш бүлмәсендә акшарланган зур мич тә бар. Сөембикә апа бүген дә өчпочмак, пирогларын мичтә пешерә. Әле узган җәй күрше авылда узган урам бәйрәмендә барысын да бер кәстрүл мич коймагы белән сыйлаган.

Сөембикә апа намазларын калдырмый, газеталар яратып укый, иртән зарядка ясый. Бу тормышта бәхетле булу өчен сәламәтлек, тату, тыныч яшәргә һәм сабыр булырга кирәк, ди. Сүз үзеннән-үзе аның яшьлек елларына барып тоташа. Сөембикә апа ире Исмәгыйль абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әңгәмәдәшемнең алты оныгы, өч оныкчыгы үсеп килә. Балалары, оныклары белән горурланып яши. Өйләнәм дип йөргәндә генә 21 яшендә Казанда Кабан күленә батып үлгән Динар оныгын да сагынып искә ала.

«Ирем белән 51 ел да 7 ай да 15 көн яшәдек», – ди Сөемибикә апа. Аның хәтеренә сокланам. «Барысы да йөрәгемә языла. Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек», – дип, тагын да гаҗәпләндерә. Минем шар булган күзләремне күреп елмаеп куя да дәвам итә:

– Көндәшем яшьли ирсез калды, дүрт баласы бар иде, безнең дә алты бала бит инде. Ирем кызганган, күрәсең, шул хатын янына йөри башлады, печәнен кайтарта, йорт-җирендә булыша. Минем янымнан да китми. Гафу да үтенми, сиздерми дә. Читкә йөрүе турында мин генә түгел, бөтен авыл белде анысы. Тик мин берни сиздермәдем, әти-әнигә дә кайтып зарланмадым, тавыш та чыгармадым. Хыянәт дип, гаиләне җимерергә кирәкми. Ирләр дә, хатыннар да тәүфыйклы булсыннар анысы, мондый адымга бармасыннар. Әмма гафу итә белергә, сабыр булырга да кирәк. Көндәшем белән бергә эшләдек, көн дә аны күрә идем, ирем белән икесен бергә очраткан чакларым да булды. Берни дәшмәдем, кычкырышып нишлим? Кунарга ирем минем яныма кайта иде бит. Ничек диләр әле? Барыбер кайта инде ул ашаган җиренә, ташлап киткән ирләрнең дә язмышы матур төгәлләнми гадәттә. Күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан: «Син миннән ризамы?» – дип сорады Исмәгыйль. «Мең риза», – дидем. Яхшы кеше иде ул, тавышы бик матур иде, бер авыл башында җырлап җибәрсә, икенче яктан ишетелер иде. Урыны җәннәттә булсын.

Моны тыңлап утырган шоферыбыз Альберт җөпләп куйды: «Менә хәзер хатын-кызлар сезнең кебек акыллы, сабыр булсын иде ул. Күпне белмәсәң, артыгын күрмәсәң яхшы. Шуңа элек аерылышучылар сирәк булган, күрәсең», – диде. Әллә чынлап та шулай микән?

 

Шәһри Казан
Эльвира Мозаффар, Әтнә, Каенсар.

Бәйле