Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова яңа туган кызын күрсәтә?

-- Гузель

//Tatar today//

Ләйсән Сөнәгәтова күптән түгел өченчегә әни булды. Шушы көннәрдә ул сабыена беренче фотосессия ясаган. Җырчы Инстаграмында яңа туган баланы фотога төшерү мизгеленнән видео урнаштырган. 

«Һәр бала белән барысын да эшләп өлгерәсе килә. ️Без «ньюборн» стилендә фотосессия ясарга булдык… Фотосессиядә баланы тынычландыру, йоклату, берничә минут эчендә фотосурәтләр ясауның нинди авыр хезмәт булуын аңладым.

Безнең модель бөтенләй йокларга теләмәде. Сәгать ярым без кызымны йоклатырга теләдек, мин үзем йоклап китәргә әзер идем. Әмма якынча ике сәгатьтән ниһаять без моны эшләдек.

Шәп фотолар чыксын өчен, фотога төшерүче тимердәй сабырлыкка, яшь модельләргә карата зур мәхәббәткә ия булырга тиеш икәнлегенә инандым. Бу әти-әниләр һәм балалар өчен киләчәктә зур истәлек», дип уртаклашкан Ләйсән Сөнәгәтова.

«Туганнан ничә көн булды Сезгә, Ләйсән? Әйтәләр бит, 10 көнгә иң яхшы вакыт», дип сораганнар җырчыдан. «10 көн эчендә җитешмәдек шул. Чынлап та 10 көнгә кадәр алар бик озак йоклый», дип җавап кайтарган Ләйсән Сөнәгәтова.

«Кадерлеләрем, видеода минем сабыем түгел. Үземнекен мин әлегә күрсәтмим. Бу видеоны фотога төшерүче рөхсәте белән куйдым», дип ачыклык керткән җырчы.

View this post on Instagram

Привет мои дорогие ??‍♀️ С каждым ребеночком хочется сделать все сто не успела сделать со старшими☺️.Решили мы тут сделать фотосессию в стиле ньюборн……..Уф уф? в день фотосессия я поняла какой же это труд успокоить ,уложить спать,подготовить малышей к съемки и сделать снимки порой за пару минут пока малыш спит?.Наша модель вообще не хотела спать и мы со Златой пытались уложить спать нашу дочку 1.5 часа? я сама готова была уснуть?но дочка не в какую.Но все де через почти 2 часа мытарства мы сделали это?.Я поняла нужно иметь железное терпение и большую любовь к юным моделям чтобы получились суперские фотографии .Это такая память доя вас родителей и для деток в будущем .Это так мило смотреть на себя через много-много лет и удивляться какими же мы были маленькими?.Злата @pervoe_foto_newborn дорогая спасибо за труд и наши фотографии .Удачи тебе и много спокойных моделей и любящих спать???Сейчас у @pervoe_foto_newborn акция при заказе фотосессии ньюборн ,сессия беременной бесплатно???спешите записаться??

A post shared by Лейсан Сунагатова-Ильясова (@leisan_sunagatova) on

Бәйле