Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әниләребез турында бары тик җылы эчтәлектәге язмалар гына бастырырбыз, дип уйлаган идек. Ләкин редакциябезгә Әлмәттән Гөлгенә ханым Хөсәинова шалтыратты. «Минем әни белән бәйле йөрәк әрнеткеч бер вакыйга турында сөйлисем килә. Сеңлебез ялган документлар ясатып, аның йортын тартып алды, үзен туган көне алдыннан урамга куып чыгарды. Җиде мәртәбә суд булды. Җиңә алмадык», – диде ул .
ХӘЛЛӘР ҮГИ АТА ҮЛГӘЧ БАШЛАНГАН
– Безнең әни гомере буе Норлат районының Түбән Норлат авылында яшәде. Алты бала анасы ул. Башта без өч бала идек – 25 яшендә вакытта әти авариягә эләккән дә, ай ярым гына яшәп, үлеп киткән. Ул үлгәндә мин ун айлык кына булганмын. Әни өч баласын кулына тотып ялгыз калган, – дип сөйли башлады Гөлгенә Хөсәинова. – Әти өй салырга дип, бура алып кайтып куйган булган. Ул үлгәч, әни ничек кирәк алай, йортның бер бүлмәсен өлгерткән. Иң авыр эшләрдә эшләп бит ул! Шунда 3 ел яшәгәч, безнең гаиләгә үги әти килде. Йортка керде. Үги әтидән тагын өч кыз балалары туды. Шушы өч баланың берсе – Гөлфизә исемлесе хәзерге вакытта әнине урамда калдырды да инде, – ди әңгәмәдәшем уфтанып. Һәм өстәп тә куя: «Әни өйне биш ел өлгертте. Зур авырлыклар белән. Картлык көнендә шушы интегеп салган өен югалтачагы төшенә дә кермәгән булгандыр».
Моңа кадәр дустанә яшәгән гаилә арасындагы сабын операсы биш ел элек, үги әтиләре дә үлеп, сиксәннән узган Гөлфия карчык ялгыз калгач башлана.
– Әни берүзе йокларга курка иде, шуңа күрә, бертуганнарыбыз белән чиратлашып һәр көн янына кунарга килдек. Ташламадык. Моны бөтен авылдашлар белә. Мин мәсәлән үзем Әлмәттә яшим, ләкин атна буена сузылган үз дежурствомда Әлмәттән әни янына кунарга кайтып йөри идем – дип аңлата өченче бала булып дөньяга килгән Гөлгенә апа.
Шулай яшәп яткан вакытта, карчык егылып бот сөяген сындыра. Карт сөяк озак төзәлә – юньләп йөри алмый башлый, коляскага, урын-җир өстенә кала. Беренче булып әнисен Гөлсинә апа үзе карарга алына. Әлмәттәге эшеннән китеп, Нурлатка күченеп килә.
– Әмма бераздан әни: «Кызым, син кире Әлмәткә кайт, мине Гөлфизә сеңлең карап торачакмын диде», – ди. Мин кире күченеп киттем. Өч ай гына торганнар иде, әни шалтырата: «Гөлсинә, Алла хакы өчен кайт, мин болай яши алмыйм: ашатмый да, талый һәр көнне, ди. Бу сүзләргә ышандым, чөнки Гөлфизәнең нинди кеше булуын беләм. Гөлфизәнең ни өчен әнигә яшәргә килүен соңыннан белдек: аларның күршеләре белән проблемалар булып, эшләре судка кадәр барып җиткән. Фатирларында тора алмас булганнар. Шуңа күрә әни янына елышкан ул. Гаиләсе белән күченеп килгәннәр иде: ире һәм малае белән. Соңыннан шундый хәлләр дә майтара башлады – әнигә телефонын бирми, беребез белән дә сөйләштерми бу, – дип аңлата әңгәмәдәшем.
Бу хәлләрдән соң, Гүзәл исемле сеңлесен ияртеп, Гөлгенә апа Хөсәинова әнисе янына хәл белешергә килә. Карчыкның сөйләгән сүзләреннән чәчләре үрә тора бертуганнарның: «Сеңлегез: «Минем белән яшисең икән – минем белән генә яшисең, 17 мең сум пенсияңне дә миңа гына биреп барасың. Башка балаларың белән сөйләшмисең!» – дип шарт куйды. Һәр көн җәнҗал монда», – дип зарлана ул. Әнисенең күз яшьләре белән сөйләгән бу сүзләреннән соң, Гөлгенә апа да үзенчә Гөлфизә ханымга киңәшен бирә: «Сеңлем, болай яши алмыйсыз, әни карт кеше, кәефсез чаклары да буладыр, син аны кыерсытма. Болай кычкырышып яши алмыйсыз, китегез сез әни яныннан. Күршеләрегез янына кайтып яши алмасагыз, фатир яллап торыгыз», – ди.
– Шулай дигәч, әнине калдырып кире өйләренә кайтып китте болар… – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.
«ХӘЗЕР ӨЙ ХУҖАЛАРЫ – БЕЗ, АПА!»
Бу аерылышу озак дәвам итмәгән. Чират буенча улы һәм килене карамагында тәрбияләнгән мәлендә карчык янына янә килеп йөри башлый Гөлфизә ханым.
– Шунда килеп йөргән чагында әнигә: «Абыйлар карамый бит сине», – дип, коткы салды. Әни дә аның сүзен тыңлап, 6 ай бергә яшәгәч, абыйга: «Мине Гөлфизә әйбәтрәк карый», – дип, абыйларны куып чыгарды. Шуннан соң кабат моның янына күченеп килде дә сеңелкәш, башка китмәде дә инде. Бергә яши башлагач әнинең башын катырырга тотынган. «Синең йорт документларың искергән бит! Аларны яңартырга кирәк булыр», – дип алдап, нотариусны чакырткан, билгеле бер документларга имзасын куйдырттырган. Һәм шулай итеп өйне үзенә «дарственный» ясаткан. Имеш, әни аңа бу өйне бүләк итеп биргән. Моны мин узган елның май аенда гына белдем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Әнисенең өендә тулы канлы хуҗа булып яши башлагач, Гөлфизә ханымны өй тирәсенә камералар куйды, башка туганнарны әни белән аралаштырмый башлады, дип сөйли калган балалар. Бу язманы язган вакытта без 85 яшьлек Гөлфия апаның үзе белән дә сөйләшкән идек бит. Аның да фикерен китерик:
– Өйне үзенә алдап алды ул, кызым. Мин аңа бернинди дә өй бирәм димәдем. Русча нәрсәләрдер сөйләделәр, ниндидер документларга кул куйдырдылар, мин кая кул куюымны да аңламадым. Өемне үзенә урлап алгач, миңа бөтенләй көн бетте. «Ә беләсеңме нигә кабат килдем мин монда күченеп? Сине җәзалау өчен! Карарга түгел, җәзаларга төштем», – диде. Теге вакытта аның өстеннән әләкләшүләрем өчен. Теләсә ни акыра, ямьсез сүз белән эндәшә, шул кадәр интектерде, – ди карчык ул көннәр турында сөйләгәндә елап.
…Узган елның май аенда бөтен бертуганнар диярлек җыелып, әниләренең хәлен белергә килә. Берничә көннән соң Гөлфия апага 84 яшь тулырга тиеш була, чөнки. Хәер бирербез, котларбыз, дип уйлыйлар. Тик бәйрәм кайгысы калмый. Җәнҗал башлана бу йортта.
– Гөлфизә безне күрүгә кычкыра башлады. «Нишләп йөрисең син монда? Койрык болгап йөрмә!» – ди. Моның малае да килеп чыкты: «Бу өйнең хуҗалары без хәзер, апа!» – ди. Әллә нишләп киттем. «Энем, – минәйтәм, – минем бу өйгә кайтып, үз әниемнең хәлен белергә хакым юкмы әллә? Бу бит безнең дә йорт!» – дидем. Шушы сүз җитә калды – Гөлфизә күкерт кебек кабынды: «Алай бик әниегезне күрәсегез килгәч, алып китеп карагыз, мин аның көен көйләп утырырга җыенмыйм!» – ди. «Нишлисең син, сеңлем, ул бит минем генә әни түгел, синең дә әниең, – дим. – Нишләп алып китик, бу бит әнинең йорты! Сагынып үләчәк бит ул өен алып китсәк!» – дидем. Биленә таянды да: «Бу аның йорты түгел хәзер. Минем йортым!» – дип кенә кычкырды. Шушы сүзләрне тыңлап торган әни кинәт елый башлады. Шундый тетрәнгеч тавышлар белән сөйли җаныкаем: «Алла хакы өчен алып китегез мине! Килә дә өстемдә акырып тора. Үтерә бит бу мине», – ди. Тетрәнеп- тетрәнеп сөйләде шуны әни. Шул арада Гөлфизә әнинең төенчекләрен идәнгә тотып атты да, барыбызны бергә куып чыгарды. Шулай итеп үзебез белән алып китәргә мәҗбүр булдык әнине. Шуннан бирле әни миндә һәм тагын бер сеңлемдә яши, – дип сөйли Гөлгенә апа.
84 яшьлек карчыкны үзләре белән башка йортка алып киткән вакытта бертуганнар: «Гөлфизә бераз тынычлансын да, әни кабат өенә кайтып, тынычлап яши алыр», – дип уйлыйлар. Ләкин алай булып чыкмый. Карчык чыгып киткәннән соң, йорт хуҗасы күзәтү камералары куйдыра, өй тирәсенә беркемне дә якын китерми һәм кертми башлый, дип сөйлиләр.
– Сөйләсәң сөйләп бетерә торган түгел. Берсендә 32 градус эсседә әнине бер сеңлебезнең ишек алдына инвалид коляскасына утыртылган рәвешендә кертеп калдырган. «Берәрсе чыгып алыр әле!» – дип әйтә ди. Ә без ул вакытта ялда идек. Беребез дә юк иде Нурлатта. Әни челләдә, кояш астында, берәрсе үзен күреп, алып китмәсме дип, ике сәгать утырган мескен. Безнең әни шул кадәр чиста карчык! Ул ашаганда итәгенә валчык та төшерми иде. Гөлфизә белән яшәгәндә ничектер авыруга салышты, памперс киеп кенә ята торган хәлгә төште. Нәрсәдер эчертелгән кеше кебек үзе – беребезне дә танымый иде. Шундый хәлләргә җиткерде ул аны. Мин төшеп: «Нишләттең әнине?!» – дип сорагач исә: «Чыгып кит, хәзер өстеңә бензин сибеп ут төртәм!» – дип янады. Ул юлы да әни бу йортта калса, тиз арада берәр хәл булачагыннан куркып, участковый чакырып аны алып чыгып киттек, – дип сөйли Гөлгенә ханым Хөсәенова.
САНДЫК ТА КАЛГАН, ҮЛЕМТЕКЛӘР ДӘ
Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир дигән кебек, 85 яшенә җитеп килгән Гөлфия карчык, хәзерге вакытта никадәр генә кадердә яшәсә дә, барыбер үз өен сагына. «Үз өемдә үлә алмам микәнни соң?» – дип һәр көн елый ди, бичара. Хәзер аңа ул йортка юллар ябык. Ул йортның хуҗасы башка кеше. «Мине куып чыгарды. Кайта да алмыйм. Сандыгым да шунда калды, үлемтекләрем дә», – дип елаган карчыкта эше юктыр, бәлки. Ә бит кайчандыр шушы карчык аны тудырган, кулында йөрткән, кеше иткән.
Бертуганнар Гөлфизә сеңелләренең бу кыланышларына күз йомып тора алмыйча, судларга кадәр үк барып җиткәннәр. 7 мәртәбә мәхкәмә утырышы булган.
– Әни белән сеңлебез арасында төзелгән «милекне бүләк итү килешүе»н дөрес түгел дип тапсыннар өчен мөрәҗәгать иткән идек без анда. Ләкин гаделлек кенә таба алмадык. Суд утырышында әни әйтеп торды: мин беркемгә йорт бүләк итәргә теләмәдем, яныма килеп, ниндидер документларга кул куйдырган вакытларында да кая кул куюымны аңламадым, чөнки русча начар беләм, диде. Мәхкәмә утырышында сеңлем белән әнинең нинди мөнәсәбәтләрдә булуын раслар өчен ярты авыл кешесе килергә әзер иде, ләкин казый без китерткән шаһитларның бер-икесен генә тыңлады. Һәр утырыштан чыккан саен әни бәгърем күзләремә карый да: «Кызым, бу юлы да алып булмадымы инде өйне?» – дип сорый. Булмады шул, әни, дип әйтүе шул кадәр авыр иде, – дип сөйли Гөлгенә ханым.
Безнең бу мәсьәләдә каршы якның – ягъни әнисе әйтүенчә, аны өйдән куып чыгарган кыз – Гөлфизә ханым Зәбированың фикерен беләсебез килгән иде. Ләкин аның туганнарында булган телефон номерлары җавап бирми, яңаларын исә таба алмадылар. Чөнки нәкъ менә шушы вакыйгалардан соң бертуганнар арасында тирән упкын барлыкка килгән. Хәтта телефон номерларын да белми алар бер-беренең. Шулай да, бу язмада аның фикере дә керсен өчен, суд карарларында язылган юлларны китерәбез. Мәхкәмә утырышларында Гөлфизә Зәбирова казыйга әнисе белән икесе арасындагы мөнәсәбәтләрне болай аңлата: янәсе, алар күченеп килгәч тә, карчык яшәгән йортта уңайлы шартлар булдыру өчен тырышкан. Өй эчендә бәдрәф ясаганнар, су керткәннәр, җылытыла торган идән җәйдергәннәр… Үзен әйбәт итеп карап торганы өчен, әнисе кызына өйне бүләк итеп бирергә теләк белдергән.
«Мин әнине тәрбияләргә каршы түгел. Аны өйдән дә куып чыгармадым. Әнине миңа каршы апаларым котырта. Әгәр әнигә карата начар мөнәсәбәттә булсам, аны ике мәртәбә Самарага күзенә операция ясатырга алып барыр идемме?!» – дип сөйли ул суд утырышында. Әйе, бәлки, шулайдыр. Тик Гөлфизә ханым янына кайтып яшәргә теләге юк 85 яшьлек карчыкның. Чөнки аны ике кызы – редакциябезгә шалтыраткан Гөлгенә ханым Хөсәенова һәм Гүзәл Мөлековалар тәрбияли. «Кыерсытмыйлар, авыр сүз әйтмиләр, рәхәт яшим. Тик өемне сагынам», – дип сөйли ул. 85 яшенә таба барса да, Гөлфия апа әле үз акылында. Яшь вакытларын, ничек итеп интегеп өй салып чыгуын сөйли, җөмләләре – төзек, ялгышулар юк. Шушы әбинең суд утырышында: «Мин өемне үз теләгем белән бүләк итмәдем, минем башымны бутап мәхрүм иттеләр бу милкемнән!», – дигән сүзләрен беркемнең дә ишетмәве генә гаҗәпләндерү тудыра.
Бәлки кемнәрдер язманы укыгач, «Әй, бу – әниләренең тыныч картлыгы өчен түгел, милек өчен барган сугыш бит», – дип фикер йөртер.
Юк, әниләренең бу өенә дәгъва итми калган бертуганнар. Һәркайсы күптән башлы-күзле булган, мохтаҗ түгелләр. «Әгәр Гөлфизә аны тәрбияләсә, какмаса, сукмаса, без аның ул өйне үзенә алуына сүз әйтмәс идек. Ә әнине урамга куып чыгарып, шунда төпләнеп калуына берничек тә риза була алмыйбыз», – диләр.
Бу язма Гөлфизә ханым кулына да килеп эләгер, һәм ул безнең белән элемтәгә керер, дип уйлыйбыз. Аның әйтер сүзләрен дә, бик теләп газетада бастырыр идек. Ләкин ни генә дисә дә, аның белән сөйләшкәндә, колагымда 85 яшьлек ана-карчыкның тавышы торачак: «Мине үз кызым җәберләде бит, үз балам! Көне-төне талады, хәзер менә өйсез дә калдырды!..»
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит