Бала елаган тавышка фатирны ачып кергәч, үз күзләренә ышанмыйлар…

-- Лэйсирэ

Мәскәүдә күршеләре бала елаган тавышка фатирны ачып кергәч, үз күзләренә ышанмыйлар… Фатирда ачлыктан җәфа чиккән биш яшьлек «маугли-кызга» тап булалар. Бу фактны Русиядә Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова тикшерә, дип яза МК.

Биш яшьлек булуына карамастан, бала сөйләшә дә, киенә дә, бәдрәфкә йөри дә белми. Әлеге вакытта ул хастаханәдә, аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

Табиблар белдерүенчә, балада анорексия башланган, хәтта муенындагы күкрәк тәресе тән тиресенә ябышкан.

Кулга алынган әни кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: Московский комсомолец

Бәйле