Пенсиягә чыкканда кайчагында хезмәт биографиясенең тулы бер чорын кайбер сәбәпләр аркасында санамаска мөмкиннәр. Нәтиҗәдә хезмәт еллары югала һәм пенсия берничә йөз яки меңәр сумга кадәр «ябыга».
Сызраньда яшәүче Мөнир Сәйфетдинов гомеренең күп елларын дәүләт өчен әһәмиятле җитештерү оешмаларында эшләгән.
– “Луч” конструкторлык бюросы, “Северный поток”ны, Усть-Луга портын төзү, – дип санап китә Мөнир Наил улы. – Авыр шартларда эшләдем һәм сәламәтлегем шактый какшады. Илле тулгач йөрәгемә операция ясадылар, шуннан соң күпмедер вакыт узгач, элеккегечә эшли алмавымны аңладым. Өстәвенә, организм өчен зарарлы җитештерү өлкәләрендә эшләгәнгә күрә, миңа закон буенча пенсиягә иртәрәк чыгу каралган иде. Русия пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иттем. Алардан 60 яшь тулгач килерсез дигәнрәк җавап алгач, аптырап калдым…
РПФ белән язышулардан соң, инженер Сәйфетдиновның хезмәтен сәламәтлек өчен куркыныч дип санамаулары ачыкланган.
– Ә безнең предприятиедә инженерлар кабинетларда утырмады, бөтен зарарны сәламәтлегебездә сынадык, – ди инженер. – Полиамид кушылмалары, төрле сумалалар, фторлы водород, углепластик – алдынгы технологиянең “җимеше” белән организм агуланды.
“Луч” Конструкторлык бюросы күптән инде ябылган. Аңа документлар артыннан архивка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бәхеткә, “Луч” турында документлар сакланып калган.
– Суд әлеге мәгълүматларны игътибарга алып, 54 яшьтән пенсиягә чыгарырга рөхсәт итүче карар кабул итте, – ди Мөнир Сәйфетдинов.
Мөнирның пенсиясе күп түгел – 10500 сум, тик РПФ түләргә җыенмаган 6 ел өчен ул өстәмә 750 мең сум акча алган.
Саный китсәң, андый хәлләр күп. Павел Пелещукның хезмәт стажыннан – армиядә хезмәт итүен, элеккеге союз республикасында укуы, таркалган совхозда слесарь булып эшләве төшеп калган. Олег Строевның 2нче разрядлы аккумуляторчы булып эшләвен, ягъни сәламәтлеккә зыянлы урында хезмәт куйганын исәпләмәгәннәр.
Бөтен ил буенча мондый күңелсез хәлләр шактый җыела. Кемдер кул селтәп, дәүләткә уннарча һәм хәтта йөзләрчә меңен “гафу итә”. Тик болай эшләргә кирәкме икән соң? Тәҗрибә күрсәткәнчә, үз хокукларың өчен көрәшкәндә, гадел хезмәт куйган елларны кире кайтару мөмкинлеге бар бит.
Пенсия исәпләүләрен дәгъвалау буенча берничә эштә уңышка ирешкән Сызрань юристы Ирина Серова шундый кыен хәлдә калучыларга киңәшләрен бирә.
– Пенсиягә чыгар алдыннан һәр кеше РПФка документлар тапшыра. Аннан ул пенсия билгеләргәме яки билгеләмәскәме дигән җавап ала. Документта кайсы хезмәт чорының стажга кермәве һәм нинди сәбәпләр аркасында пенсиягә чыгарга рөхсәт бирелмәве язылган була. Тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам: РПФ бәхәсле очракларда үз мәнфәгатен яклап, кешегә тиешле ташламаларны кире кагу ягын карый. Бу очракта фонд таба алмаган хезмәт елларын үзеңә эзләргә кирәк.
Төп чыганак – архив. Еш кына бу район, шәһәр архивы, әмма кайчагында махсус учреждениеләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, бер кешенең яшерен саклану предприятиесендәге эш стажын расларга теләп, Саклану министрлыгына караган архивка мөрәҗәгать иттек.
Архивтан алынган белешмә белән кабат Пенсия фондына мөрәҗәгать итәсең. Тик, кагыйдә буларак, алар кабат ризалык бирмиләр. Шуннан соң инде шикаять белән судка мөрәҗәгать итәсең. Әгәр дә эшләгәнеңне расларга ике шаһит – хезмәттәшләрең яки җитәкчең судка килсә, тагы да яхшы. Суд бер шаһиттан гына дәлилләр алып, эшне безгә уңай яктан хәл иткән очрак та булды.
tatyash.ru Фото: Ватаным Татарстан