Марат Шайбаков: “Җырларга уемда да юк иде”

-- Гузель

//Tatar today//

Марат Шайбаков концерт турын дәвам итеп, тулы залларга чыгыш ясый. Баксаң, иҗат юлын ул җырчы түгел, баянчы һөнәреннән башлаган икән! “Мин — кечкенәдән баян-гармунга хыялланып үскән малай. Җырларга уемда да юк иде. Мин аккомпаниатор-баянист белгечлегенә укыдым. Аннан соң Филармониягә баянчы булып кердем”, дип сөйләде ул Tatar todayга.

Җырлау теләге Ризван Хәкимов төркемендә эшләгәндә барлыкка килә аның, ике җыр башкарып карарга була. “Җырлагач та, халык бертуктаусыз бик нык алкышлады. Минем өчен бу көтелмәгән хәл иде. Алып баручы Марат Кәбиров “аның башка җырлары юк!” дип халыкны тынычландырды. Шушы хәлдән соң җырлыйсы килә башлады. Мин шулай ук Фән Вәлиәхмәтов белән эшләдем. Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова һәм мин – өчәү “Ихлас” төркемендә җырладык. Үз төркемем белән эшли башланганга 7-8 ел гына әле”, дип уртаклашты Марат Шайбаков.

View this post on Instagram

#tatartoday #татартудей @maratshaibak Марат Шайбаков концерт турын дәвам итеп, тулы залларга чыгыш ясый. Баксаң, иҗат юлын ул җырчы түгел, баянчы һөнәреннән башлаган икән! "Мин — кечкенәдән баян-гармунга хыялланып үскән малай. Җырларга уемда да юк иде. Мин аккомпаниатор-баянист белгечлегенә укыдым. Аннан соң Филармониягә баянчы булып кердем", дип сөйләде ул Tatar todayга. Җырлау теләге Ризван Хәкимов төркемендә эшләгәндә барлыкка килә аның, ике җыр башкарып карарга була. "Җырлагач та, халык бертуктаусыз бик нык алкышлады. Минем өчен бу көтелмәгән хәл иде. Алып баручы Марат Кәбиров “аның башка җырлары юк!” дип халыкны тынычландырды. Шушы хәлдән соң җырлыйсы килә башлады. Мин шулай ук Фән Вәлиәхмәтов белән эшләдем. Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова һәм мин – өчәү “Ихлас” төркемендә җырладык. Үз төркемем белән эшли башланганга 7-8 ел гына әле", дип уртаклашты Марат Шайбаков.

A post shared by Tatar today порталы (@tatar_today) on

Бәйле