«Татар радиосы» һәм тагын өч радиостанция сатуга куела. Бәясе …

-- Лэйсирэ

Зәй шәһәрендә 88.8 FM дулкынында эшләүче “Татар-радиосы” Интернеттагы сәүдә платформаларының берсенә сатуга куелган. Бу мәгълүматны “Татар-информ”га радиостанциянең хуҗасы, Зәй эшмәкәре Денис Георгенбергер раслады.

“Мин бүтән төбәккә күченеп китәм, радиостанциягә игътибар кирәк булу сәбәпле, сатам”, — диде ул. Шәһәрдәге дүрт радиостанция Георгенбергернкы — “Татар радиосы”, Love FM, Радио Дача һәм Дорожное радио. Алар бер пакетта сатыла, бөтенесенең бергә бәясе 5 млн 700 мең сум.

Татар телле радиостанцияне эшмәкәр былтыр гына сатып алган. Радиостанция “Татар радиосы”н ретрансляцияли. Денис Георгенбергер районда 55 мең кешенең яртысыннан артыгы татарлар булуын, татар телле радиостанциянең перспективалары зур булуын әйтте. Денис татарча аңлавын, үзенең дә бу радиостанцияне яратып тыңлавын әйтте. Сатып алырга кызыксынучылар инде бар, диде ул.

Фото: Рөстәм Әгъләмов

Бәйле