Лаешта Зәйтүнә апаның тавыгы иң файдалы йомырка сала. Чөнки ул… яшел!

-- Лэйсирэ

Лаеш районының Татар Сараланы авылында яшәүче 56 яшьлек Зәйтүнә ханым Гатауллинаның тавыклары шактый. Ләкин бер тавыгы хуҗабикәне нык гаҗәпләндергән. Ул тик торганнан яшел йомырка сала башлаган.

Узган елның җәендә бер туганы инкубаторда ун чеби чыгарып биргән булган Зәйтүнә апага. Шул чебиләрнең берсе менә шушылай «сәер» булып чыккан.

– Инкубатор өчен йомыркаларны авылдашыбыз Нурсәлим Исхаков алып кайткан иде. Арасына токымлы тавыкның йомыркасы да эләккән булгандыр, күрәсең. Карап торышка гади генә булып күренгән ап-ак тавык менә шушындый яшел йомыркалар сала торган булып чыкты. Беренче мәртәбә күргәч, берәр нәрсәгә буялгандыр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады.

– Бу йомыркаларны ашыйсызмы соң?

– Ашыйбыз, әлбәттә! Тәме буенча гадәти йомыркадан берни белән дә аерылмый. Агы да, сарысы да үз урынында аның. Ләкин менә кабыгы гына – яшел. Шулай да, 22 яшьлек кызым шикләнә, ашамый.

Зәйтүнә ханым нинди токымнан булуын белмәсә дә, бу тавыкны үрчетергә уйлап тора. Яшел йомыркаларны җыеп барып, шулардан язга чеби чыгарттырырга җыена. Ак тавыкның яшел йомырка салуы белән күрше-күлән дә кызыксына башлаган, ди. Татар Сарланы авылында берничә елдан халык гомумән, яшел йомырка гына ашауга күчмәгәе әле.

Табигатьтә яшелсу йомырканы күп кошлар сала. Әйтик, чыпчыклар, үрдәкләрнекенә игътибар итегез. Ә менә гадәти тавыкның зәңгәрсу-яшел йомыркалары барлыкка килү – сирәк очрый торган күренеш. Мондый кабыклыны салган икән инде, димәк тавыкның генетикасы бозылган булырга мөмкин, дип саный белгечләр.

Төсле йомырка салучы бердәнбер махсус токымлы тавыклар бар. Алар Көньяк Америкада яшәүче арауканнар. Күрәсең, Зәйтүнә ханымның тавыгының әби-бабалары бәлки, шушы токымлы тавык булгандыр. Бу тавыклар үзләре зәңгәр йомырка сала, ләкин башка бер токымнан булган әтәч аталандырганда – нәкъ Зәйтүнә ханымнарныкы кебек – зәйтүн төсендәге яшелне. Яшел кабыклы йомыркалар – иң файдалылары булып санала. Чөнки аларда холестерин юк.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Бәйле