Илһам Шакировның фатирын «бүләләр»

-- Лэйсирэ

12 март «Бизнес Онлайн» басмасы Илһам Шакиров гаиләсендә килеп туган гауга турында язып чыкты. Легендар җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева Татарстан Президенты бүлеп биргән торак өчен Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам әфәнде Хаҗиевны судка биргән.

78 квадрат метрлы фатир Казанда Апанай мәчете янында урнашкан. Илһам Хаҗиевка ул гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән. Туганнары моның белән риза түгел.

Илһам Хаҗиев бу хакта болай ди: «Бу хәл Илһам Шакиров абруена зур зыян китерә. Аңлыйсызмы? Мин мәҗбүр итмәдем. Дәүләт шулай хәл итте. Туганнарның төрлесе була… Хәзер аларга мөнәсәбәтен нинди булырга мөмкин?..»

Суд 21 мартка күчерелгән.

Фото: Андрей Титов

 

Бәйле