Марат Шайбаков: «Рәттән биш җырның сүзләрен оныттым. Көләсе дә, елыйсы да килә башлады»

-- Гузель

//Tatar Today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Бу сезонда Марат Шайбаков Татарстан буйлап беренче концертларын куя. Районнарда җырчыны ничек кабул итәләр, нинди кызык хәлләргә очырый, Башкортстанның атказанган артисты сәхнәгә чыгар алдыннан борчыламы, концерт вакытында нинди эчемлекләргә өстенлек бирә? Әлеге сорауларны без Марат Шайбаковның үзенә бирдек.

“Быел Татарстанның бик күп районнарында булырга туры килде. Шулкадәр яхшы халык. Кая барсам да, бик матур итеп каршы алдылар, бәлешләр, Азнакайда хәтта казларга кадәр алып килгәннәр иде.  Мин бит инде танышырга бардым, әле беренче генә концертларым, әмма бик шатланым кайттым», дип сөйләде Tatar todayга Марат Шайбаков.

«Концертымнан соң да бик күп уңай фикерләр яздылар. Менә 14 мартта Казанда да беренче концертым узачак.  Сәхнәгә чыгар алдыннан, әлбәттә, борчылам. Дулкынлану була, догалар да укып алам”, дип уртаклашты җырчы.

Гадәти көннәрне Марат Шайбаков чәй эчәргә ярата икән. “Кофе бик сирәк эчәм. Аена-елына бер тапкыр гына, дисәм була, ә концерт вакытында тамак кипсә, су эчәргә тырышабыз, су әйбәт”, дип уртаклашты Марат Шайбаков. 

«Кызык микән, кызганыч микән. Татарстанда иң беренче Баулы шәһәреннән башлап җибәргән идем», дип дәвам итте җырчы, бу елгы концерт белән бәйле берәр кызыклы хәлне сөйләвен сорагач.

«Рәттән 5 җырның сүзләрен оныттым. Көләсе дә килә, елыйсы да килә башлады. Залда катырак күзле кеше утырса, мин шуны сизәм. Әзрәк паника булып алды. Сүзләрне оныттым инде, искә төшми. Нишләргә белмәдем. Кызык та түгел инде. Менә шундый хәлләр дә булгалый», дип сөйләде безгә Марат Шайбаков.

Бәйле